Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатынын хезмәттәше белән тоткан ир "баҗасын" урындык белән кыйнаган

26 яшьлек Олег Белоус аңлы рәвештәгомеренә куркыныч тудырыр дәрәҗәдә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле, дип табылды. Татарстан Прокуратурасыннан җиткерүләренчә, әлеге хәл 19 апрельдә булган. Кич белән өенә кайтып кергән Олег Белоус хатынын хезмәттәше белән күреп ала. Көнчелектән ачуы кабарган Белоус ир-атны кыйнарга тотына. Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, ул аңа...

26 яшьлек Олег Белоус аңлы рәвештәгомеренә куркыныч тудырыр дәрәҗәдә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле, дип табылды.

Татарстан Прокуратурасыннан җиткерүләренчә, әлеге хәл 19 апрельдә булган. Кич белән өенә кайтып кергән Олег Белоус хатынын хезмәттәше белән күреп ала. Көнчелектән ачуы кабарган Белоус ир-атны кыйнарга тотына. Җинаять эше материалларында әйтелгәнчә, ул аңа карата аяк-куллары белән генә көч кулланып калмый, артсыз агач урындык белән дә суга. Башына да эләгә.

Зыян күрүче күп төрле тән җәрәхәтләре ала. Шул исәптән, ашказаны асты бизе дә өзелә.

Чаллы шәһәр суды Белоусны гомуми режимлы колониягә озату шарты белән 2 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев