Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатыныңны бәхетле итүнең 20 сере

үптән түгел ирләрне ничек бәхетле итү серләренә төшендек. Бүген исә гаиләнең җаны булучы хатыннарны ничек бәхетле итәргә дигән темага сүз алып барырбыз. Һәммәбезнең күңелләрен сафландыру һәм безгә туры юл күрсәтергә җибәрелмеш сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисләрендә шундый сүзләр әйтелгән: "Әй, мөселманнар, сезнең арагызда гаиләсенә, хатынына, балаларына карата иң яхшы...

үптән түгел ирләрне ничек бәхетле итү серләренә төшендек. Бүген исә гаиләнең җаны булучы хатыннарны ничек бәхетле итәргә дигән темага сүз алып барырбыз.

Һәммәбезнең күңелләрен сафландыру һәм безгә туры юл күрсәтергә җибәрелмеш сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисләрендә шундый сүзләр әйтелгән: "Әй, мөселманнар, сезнең арагызда гаиләсенә, хатынына, балаларына карата иң яхшы булганыгыз Аллаһ каршында да иң күркәм кеше". Әлеге сүзләрдән ирнең гаиләсенә карата нинди игътибарлы булырга тиешлеге аңлашыла. Риваятьләрдән беләбез ки Расүлебез с.г.в. үзе дә яхшы ир булып барча мөселманнарга үрнәк күрсәткән. Аның өстендә Аллаһыдан бирелгән олы вазыйфа булса да, ул кичләрен гел гаиләсе, хатыннары янында булган, өй эчендәге эшләрдә һәрдаим ярдәм иткән, киеменең сүтелгән җөйләренә кадәр дә үзе теккән. Шулай ук ул яшь хатыны Гайшә р.г. пешергән ризыклар кайвакыт бик үк тәмле булмаган вакытта да тавыш куптарып аны әрләмәгән, ә тәлинкәне читкә этеп куя торган булган. Ир кеше көчле зат саналса да, әнә шундый сабыр холыклы булырга тиеш икәнлеген күрәбез. Хатыннарын бәхетле итү өчен Ислам дине ирләргә нинди булырга киңәш итә? Әйдәгез санап китик.
1. Эшеннән яисә башка җирдән өенә кайтканда ир кеше гүзәл йөз белән керергә, кулы белән күрешеп, гаиләсенә сәлам әйтергә тиеш.
2. Хатыны белән мөлаем итеп сөйләшергә, хатынның хәлләрен сораштыру тиешле. Хатынын ул ярата торган исемнәр белән чакырырга, дәшергә кирәк.
3. Кичләрен бергәләп китап укырга, белем тупларга киңәш ителә.
4. Ирләргә хатыннарын иркәләргә, аның белән уйнарга кирәк. Өйгә кайтканда да, киткәндә дә үбеп китү комачау итмәс. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: "Аллаһка зикер булмаган һәрбер эш буш эштер", - ди. Гаилә учагын сүндермәс өчен көндәлек үбеп китү дә - зур савапка әверелергә мөмкин.
5. Ир хатынына өй эшләрендә булышырга тиеш. Хатыны авырлы вакытта ярдәм итү аеруча әһәмиятле. Аш пешергәндә, өйне җыйганда, бакча эшләрендә һ.б. Бу әйбер акыллы һәм рәхмәтле хатыннарның мәхәббәтен арттыра.
6. Хатын белән һәрвакыт киңәшләшергә кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в. дә гел хатыннарының нәсихәтләрен алган.
7. Ир кеше берәр җиргә барганда үзе белән хатынын алып йөрсен. Якыннарына, әти-әниләренә, туганнарына барганда хатын белән барса, ничек күркәм була.
8. Ир кеше сәфәргә чыкканда, хатыны белән матур итеп саубуллашырга, күбрәк акча калдырып китәргә, кайтканда бүләкләр алып кайтырга тиеш. Кайтам дигән хәбәрне дә алдан җиткерсә яхшы, чөнки хатын иренең кайтуын көтеп, әзерләнеп тора.
9. Ашату, эчертү, киендерү тулысынча иренең өстендә. Кайбер хатыннар оялчан була - кирәк нәрсәләрен сорарга читенсенәләр, шуңа күрә ир кеше үзе акча биреп, кирәк әйберләр хакында сорашып торырга тиеш.
10. Хатыны кебек үк ир дә үзен гүзәлләндереп торырга, эштә генә түгел, хатыны янында өйдә дә матур булып йөрергә тиеш. Һәр көн коенып, ислемайлар сибенергә киңәш ителә, чөнки әшәке ис кешегә нәфрәт тудырырга мөмкин. Сәхабәларның берсе Ибн Габбәс дә бу хакта шулай дип әйткән: "Мин үземне хатыным өчен, ул үзен минем өчен гүзәлләндерә". Гел үзегезне яшь итеп сакларга тырышыгыз. Спорт белән шөгыльләнегез. Хатын-кыз иренең яшь, хәрәкәтчән һәм сәламәт булуын тели.
11. Бер-берсенең серләрен сакларга тиешләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтә: "Аллаһ каршында иң зур амәнәт - ир белән хатын арасында булган серләр".
12. Хатынының гаиләсенә, дусларына карата яхшы мөгамәләдә булу кирәк.
13. Хатынны сөендерү өчен аны матур итеп кенә көнчеләнсә дә ярый, чөнки әзрәк көнче булса, хатын ире аны яратканын сизә. Әмма бу эштә чама хисен онытмаса яхшы. Хатын кеше һәрбер нәрсәдән шикләнүче ирләрне яратмый.
14. Хатыныгыз берәр ярамаган, сезгә ошамаган эш эшләп куйса, аны бик нык ачуланмаска кирәк, сабыр итегез һәм кичерегез. Башка алай эшләмәсен өчен матур гына әрләргә ярый.
15. Хатыннар үзләренең ирләренең һәр яктан көчле булуын тели, шуңа күрә үзегездә көчле шәхес тәрбияләргә тырышыгыз. Проблемалардан җайлап чыга белә торган, бар җирдә сүзе үтә торган ир генә хатынына чын терәк була ала.
16. Ир кеше хатын-кызларның хакартерын өйрәнгән булырга тиеш. Гаиләдә күп проблемалар ирләр хатыннарын аңламаудан килеп чыга, чөнки хатын-кыз йомшак зат, ә ирләр каты. Йомшак тарафтан килсә, үзенең җылылыгы белән һәр ир дә хатынын эретә ала.
17. Юмартлык - төп сыйфатларның берсе. Хатын-кыз үзе саран булса да, иренең юмарт булуын тели. Иң мөһиме ашауда саран булмаска.
18. Байлык. Һәр ир матди яктан аякларында нык басып торырга, бай булырга тырышырга тиеш ди галимнәр. Хатыннар ирләренең хөрмәтле кеше булуын, эшләрендә уңышка ирешүен тели.
19. Шат күңелле булу шулай ук ирләрне яхшы яктан сурәтли. Ире уен-көлкеле, шаян, елмаючан булса, хатыннар андый ирләрне эштән кайтканын көтеп тора.
20. Хатынына нәсихәт, гыйлем бирү, өйрәтү, тәҗрибә алышу хуплана.
Мөхтәрәм укучылар, күргәнегезчә, әлеге исемлек әллә ни озын түгел. Шушы киңәшләрне исегездә калдырып, аларга тугъры булсагыз, тормышыгыз уңай якка үзгәргәнен тиз арада тоярсыз.
Матбугат.ру
№ --- | 04.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X