Саба таңнары

Хәер акчасы гына коткармый

Күптән түгел бер ашта булырга туры килде. Йорт хуҗалары да, аларның туганнары да хәергә күп итеп сөлгеләр, баш яулыклары әзерләгән. Исем китеп торды. Берсен-берсе уздырып, сәдака өләштеләр. Ә табын янында 50ләп кеше бар. Аллаһ кабул итсен! Ә кайдадыр хәер өләшү бөтенләй юк. Кайсы дөрес? Барыбыз да бер Татарстанда яшәсәк тә,...

Күптән түгел бер ашта булырга туры килде. Йорт хуҗалары да, аларның туганнары да хәергә күп итеп сөлгеләр, баш яулыклары әзерләгән. Исем китеп торды. Берсен-берсе уздырып, сәдака өләштеләр. Ә табын янында 50ләп кеше бар. Аллаһ кабул итсен! Ә кайдадыр хәер өләшү бөтенләй юк. Кайсы дөрес?

Барыбыз да бер Татарстанда яшәсәк тә, дини мәҗлес үткәрү, андагы тәртипнең һәр якның үзенә хас үзенчәлеге бар. Кемнәрдер элеккедән калган гадәт буенча үткәрәбез дисә, кайбер якта заманга яраклашуны кулай күрәләр. Күп җирдә акча өләшеп йөрүне өнәп бетермичә: "Алмаш-тилмәш ясау, акчалы уйнау бу", - дигән сүз­ләр дә ишетелә. Ничек дөрес соң? Сәдаканы кемнәр өләшергә тиеш? Бу акча тиешле хуҗасына барып җитәме? Кулыңны сузып алган сәдакаң өчен җавап бирергә туры килмәсме? Гомумән алганда, ашларда бер-береңне уздырып акча өләшү кирәкме соң ул? Матди байлык белән иман байлыгын чагыштырырга ярыймы?


Җәлил хәзрәт Фазлыев (Татарстанның баш казые):



- Үз авылыбызда 25 ел буе имам булып торам. Элек-электән безнең якларда бер генә тәртип яши. Табында өләшә торган сә­даканы бары тик йорт хуҗасы гына тарата. Ә аннары өстәлгә калган кешеләрнең сәдакаларын салыр өчен тәлинкә чыгарыла. Һәркем үз теләге белән, күпме тели, шуны бирә. Әгәр мәҗлесне уздыручы кеше авыр хәлле булса, әти-әнисен югалткан ятимнәр, яшь гаиләнең туендыручысы үл­сә, бу акча өйдә кала. Ничек кенә булмасын, без барлык җы­елган сәдаканы йорт хуҗа­сына тапшырабыз. Санау да юк. Аны кая куюны үзе хәл итә. Тирә-ягында мох­таҗ туганы, танышы, күршесе бул­са, аңа бирә, булмаса, мәчеткә китерә. Ничек кенә булмасын, зәкят, гошер сәдакаларын бир­мә­гән кешене табында гына өләш­кән сәдакасы коткара алмый. Мәҗлесләрдә акча тарату сөннәт кенә гамәл. Өләш­мәсәң дә бернинди гөнаһы юк.


Сәдака адреслы булырга тиеш. Мәчеткә китергәннәрен авыл­­­дагы ятимнәргә өләшәбез. Безнең җирлеккә 3 авыл керә. Шунда 30дан артык ятим бала бар. Ураза гаете вакытында берәр мең сум акча өләшәбез. Тумыштан авыру балаларга ашамлык­лар пакеты таратабыз. Авыл ке­шеләре биргән сәдаканың кая киткәнен белгәч, авырсынмыйча, үзеннән өлеш чыгара. Үзеңә кадерле булган әй­берне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирү зур савап ул.


Рөстәм хәзрәт Хәйруллин (Татарстан мөфтие урынбасары):


- Сәдака бирү - бик саваплы эш. Ул ике төрле була. Беренчесе - зәкят сәдакасы, икенчесе исә - үз теләгең белән бирә торганы. Икен­чесен бирсәң дә, бирмәсәң дә ярый. Элек-электән мәҗлес­ләрдә сәдака өләшү гадәте сак­ланган инде ул. Әмма тараткан кешегә савабы булса да, алган ке­шенең өстендә әманәте кала. Шул ягын да онытмаска кирәк. Кеше үз мөмкин­легеннән чыгып, Аллаһы Тәгалә­нең ризалыгы өчен бу эшне башкарырга тиеш.


Илһам хәзрәт Миннегалиев (Мамадыш районы имам- мөхтәсибе):


- Диндә сәдаканың бөтен төре дә хуплана. Аның биргән урында тәэсире зур була. Мәҗлес уздырган кеше сәдаканы ихлас күңелдән теләк теләп бирә бит. Әмма шулай да сәдаканың җәрия дип аталганы саваплырак. Бу - каядыр ярдәм булып бара торган төре. Мәсәлән, мәчетләрне төзек­ләндерү, мәд­рәсәгә ярдәм итү. Бу эшнең әҗере үзеңнән соң да чишмә суы кебек килеп торыр, диелә. Әгәр йорт хуҗалары алдан әзерләнеп сәдака өләшәләр икән, тыю юк. Уртага җыюны да аңлап бетермәүчеләр бар. Әмма ул да мәҗбүри түгел. Кеше тели икән, үзеннән өлешен кертә ала. Бу акчаны муллалар алып китәргә тиеш түгел. Иң элек җыелган акчаны хуҗага тапшырырга кирәк, дибез. Ә аннан соң алар үзләре бирә икән, кабул итеп алып, дога кылабыз.


Җәүдәт хәзрәт Хәлитов (Чүп­рәле районы, Кече Чынлы авылы имамы):


- Мәҗлесләрдә өләшенә торган сәдакага каршы мин. Элек-электән булган гадәт дисәләр дә, болай әйбер тарату соңгы 10-15 елда гына керде әле. Кешегә күр­сәтеп сәдака өләшүнең савабы калмый бит аның. Мин моны вә­газь белән дә халыкка җит­керергә тырышам. Әмма тәрбия­ләп кенә булмый әле. Шулай да соңгы вакытта йорт хуҗалары гына өләшә дигән әйберне кертә башладык. Кайберәүләр байлыгына масаеп, зур акчаны күр­сәтеп тарата. Ул бит аны уч тө­бенә генә салып, күрсәтмичә бирергә тиеш. Хәзрәт буларак, мин бер сүз дә әйтмичә, сәдака гына җыеп та утырыр идем. Әм­ма болай ярамый. Бу шәригать кушканча булмый. Кабул итеп алган кеше сәдака өчен җавап бирергә дә тиеш бит.

("Ватаным Татарстан", /№ 126, 28.08.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: