Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәерле байлыкка ничек ирешергә?

"Мин байлыкка кызыкмыйм", "Бәхет байлыкта түгел", - дип әйтергә яратучыларның йөрәгендә дә нәфес дигән нәрсә бар. Адәм баласы, моны яшерергә телиме-теләмиме, зуррак хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашырга омтыла, мул табыш китерә торган бизнес белән шөгыльләнергә өметләнә, бик күпләр җиңел генә баерга теләп, лотерея уенында отыш турында хыяллана, азартлы уеннар...

Моннан берничә ел элек кенә уен автоматлары безнең җәмгыятьнең чып-чын бәласенә әверелә язды. Әгәр дә аларны тыю турындагы карар кабул ителмәсә, Россия яртылаш бушап каласы иде. Гомумән, безнең җәмгыятьтә бара торган конфликтларның нигезендә нәкъ менә матди байлыкка омтылыш ята: кешеләр бер-берсен үтерә, табиблар һәм түрәләр ришвәт таләп итә, казна талана, миллиардлар һәм триллионнар урланып, офшорларга чыгарыла, судьялар һәм прокурорлар сатыла, нәфесен тыя алмаган җаннар үзләренә соңгы сыену урынын төрмә сәндрәсендә табалар. Вакытлы матбугатның кайсы гына санын алып карама, анда төп темаларның матди кыйммәтләр тирәсендә әйләнүен күрәсең. Хәтта мәхәббәт һәм гаилә, ата һәм бала мөнәсәбәтләренә кагылган язмаларда да конфликтларның асылында байлык бүлешү ятуын шәйләргә мөмкин.
Әмма матди байлык тормышка күпмедер комфорт өстәсә дә, еш кына хәсрәт чыганагына әверелә. Мәшһүр Березовскийның: "Бар нәрсә дә сатыла һәм дөньядагы һәр нәрсәнең дә бәясе бар", - дигән сүзләрен һәм гомерен элмәктә төгәлләткән фаҗигасен хәтерлик.
Фәкыйрьлек тә сынау, әйтергә кирәк, җиңел сынаулардан түгел. Шуңа күрә кешенең тәэмин ителгән тормышта яшәргә теләве - табигый теләк ул. Бу теләкне нинди юллар белән канәгатьләндерәсең, шуңа бәйле рәвештә муллык хәерле нәрсәгә дә, бәхетсезлек чыганагына да әйләнергә мөмкин.
Шул сәбәпле, байлыкка ничек ирешергә дигән сорауны ташлап, хәерле байлыкка ничек ирешергә дигәнен куйыйк. Бэконның: "Байлык - яхшы хезмәтче, әмма начар хуҗа", - дигән сүзләре кайчан матди кыйммәтләрнең безнең белән начар уен уйнауларын асылда дөрес аңлата. Кеше акча колы булу белән бәхетсезлеккә тарый, муллыкны үзенә уңышлы хезмәт иттерүчеләр исә аны хәләл юллар белән җиңел генә ишәйтәләр, тик андыйлар күп очрамый.
Хәләл юл белән, артык җәфа чикмичә генә муллыкка ирешү һәм аны күңел тынычлыгы белән тоту бәрәкәт дип атала. Бәрәкәтле малның бер сыйфаты бар: ул беркайчан да бетми, хәтта хуҗасы аны башкаларга өләшеп бетерсә дә яңадан артып, иясенә әйләнеп кайта. Ә менә хәрәм юл белән тиз генә зур байлыкларга ирешергә омтылучыларның, гадәттә, язмышлары фаҗигале төгәлләнә: ахыр чиктә бер тиенсез калып бөләләр, башларын элмәккә тыгучылар да очрый, көндәшләре һәм дошманнары тарафыннан юк ителүчеләр дә бихисап.
Безнең җәмгыятьтә киң таралган һәм бер дә гаеп саналмаган лотерея уенын гына алып карыйк. Хәзерге лотереяларда йөз миллионлаган сум, хәтта долларлар отарга мөмкин. Берәү дә сине отыш билетын сатып алган өчен гаепләмәячәк. Миллионлаган акчаларга ия булу исә синең матди проблемаларыңны хәл итәме соң? Мәсәлән, 1993 елда Американың Миссури штатында 18 миллион доллар отып алган Жанит Ли исемле акыллы ханым кисәк кенә баемаганмыни? Ул шулкадәр акыллы булган ки: аның белән хәтта АКШ һәм Көньяк Корея президентлары сөйләшеп утырган. Әмма җиде ел эчендә Ли үзен банкрот дип игълан итәргә мәҗбүр булган. 200, 300 миллион доллардан артык акча откан америкалылар Ральф Стеббинс һәм Джек Уиттекерларның үз язмышлары гына түгел, гаилә әгъзаларының да язмышы фаҗигале төгәлләнгән. Наркотиклар белән мавыгу, зур җинаятьләрдә гаепләнеп кулга алынулар, үлем һәм үтерелүләр эзәрлекли аларны. Мисалларны күпләп Россиядән дә китерергә мөмкин. Россияле эшмәкәр Альберт Бегракян лотереяга йөз миллион сум откач, ике ел эчендә бөлә. Зур отыш ияләренең күпчелеге ахырдан, сүз куешкандай, бер үк сүзне әйтәләр: "Лотерея билетын откан көнем - иң бәхетсез көнем булган икән", - диләр. Аллаһы Тәгалә үз сүзләре белән адәм балаларын отыш уеннарыннан сак булырга кисәтә, аларны: "...шайтан эшләреннән булган пычрак эшләр", - дип бәяли.
Иң бай мөселманнар исәбеннән танылган Габдерахман ибн Гауфнең тормышы белән берникадәр танышып үтик. Мәҗүсиләрнең эзәрлекләүләреннән качып, Мәдинә шәһәренә килгән мөһаҗирләрнең күпчелеге кебек үк ибн Гауф акчасыз һәм малсыз була. Мөһаҗирләрнең хәлен җиңеләйтү өчен, Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссаләм) аларны мәдинәле мөселманнар белән туганлаштыра. Габдрахман белән Сәгд ибн әр-Рабиа туганлаша һәм аңа: "Әй кардәшем минем! Мин Мәдинәнең иң зур милек иясе, минем ике бакчам бар", - дип эндәшә һәм зур байлык чыганагы булган бакчаларның берсен сайлап алырга тәкъдим итә. Габдрахман исә хәләл булса да, җиңел килгән байлыктан баш тарта һәм кардәшеннән үзенә базарны күрсәтүен сорый. Базарга барып сәүдә итә башлый. Озак та үтми, җитәрлек байлык туплый һәм өйләнә. Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссаләм) янына баеп килә. Аллаһның илчесе аннан хатынына күпме мәһәр бирүен белешә, Габдрахман зур күләмдә алтын бирүен әйтә. Шуннан соң Пәйгамбәр аңа туй мәҗлесе үткәрергә киңәш итә һәм аның малына Аллаһтан бәрәкәт сорый. "Шул сүзләрдән соң, - дип искә ала сәхабә, - тормыш үзе минем каршыма ашкынып килә башлады: хәтта кайсы ташны күтәрсәм дә астыннан алтын яисә көмеш чыгар төсле иде".
Габдрахман ибн Гауф Аллаһ юлында иң күп мал өләшүче сәхабәләрнең берсе буларак билгеле. Бервакыт ул хәтта гаиләсенә берни калдырмый бар малын сәдака итә. Аллаһның илчесе аннан үзенә күпме калдыруын сорагач, өләшкәнгә караганда күбрәк - Аллаһның колларына ризык һәм әҗер турындагы биргән барлык вәгъдәсен калдыруы хакында әйтә. Игътибар итик: атаклы сәхабә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәт турындагы вәгъдәләренә аз гына да шик белдерми, үзенең бар малын сәдака иткәч тә ризыксыз калмаячагына ныклы ышаныч белән ышана һәм… алданмый. Аннан соң да әле ул мөселманнар файдасына күп тапкырлар алтын һәм мал өләшә, әмма байлыгы аз гына да кимеми, киресенчә артып тора.. Үлем вакыты якынлашкач, ул Бәдр сугышы ветераннарының һәркайсына дүртәр йөз алтын васыять итә, күпсанлы колларын азат итә. Кайчандыр Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһиссаләм) сораган бәрәкәт тәэсирендә муллык ишекләре ибн Гауф алдында үлгәнче ябылмый.
Булат ХАКОВ
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев