Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Хезмәтне саклау чаралары тиешле югарылыкта күрелсә, бәхетсезлек очрагы гомумән дә килеп чыкмас иде"

    Районыбызда учреждение-предприя­тиеләр һәм оешмаларда хезмәтне саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә тиешле чаралар 18 апрельдән 28 апрельгә кадәр үтә.

    Әлбәттә, бу - җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау, шартларын яхшырту, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен бер сәбәп кенә. Асылда күпләр өчен һәр эш көне хезмәтне саклауга инструктаждан башланырга тиеш. Шулай итмәгәндә, фаҗига ерак йөрми. Әйтик, 2013 елда җаваплылыгы чикләнгән "Сабылен" җәмгыятендә бер эшче җитен пресс­лау станогына кыстырып кул бармак­ларын өздерде. Хәзер ул протез белән йөри. "Ничек килеп чыкканын да хәтерләмим. Язмыш, күрәчәк булгандыр. Беркемгә дә үпкәләмим. Тагын да аянычрак хәлдә калган булсам, нишләр идем",- ди эшләвен дәвам итүче егет.

    Хезмәтне саклау чаралары тиешле югарылыкта күрелсә, бәхетсезлек очрагы гомумән дә килеп чыкмас иде югыйсә. Көннәр җылыткач, цехта җитен эшкәртү янә башланып киткән. Теге станокны да эшләтү зарурлыгы туар. "Аның каршысында саклагыч киртәсе булырга тиеш",- ди бәхетсезлек очрагыннан соң мастер булган Р.Нуриев. Хәзергә сак­лагыч киртә үз урынында күренмәде. Цехта тузан, барысы да авыз-борынга бәйләвеч киеп эшли.

    Бу урында 2012 ел ахырында Саба пекар­нясының макарон цехында булган фаҗигане дә искә төшерми мөмкин түгел. Саклык чаралары күрмәве аркасында машинага кыстырып, кулын төптән өздергән 35 яшьлек хатын-кыз да бүген протез белән йөри. Прокуратура тикшерүе күрсәткәнчә, ул вакытта пекарняда эш урыннары аттестацияләнмәгән булган.

    Шәхси саклану чаралары төзелештә эшләүчеләр өчен дә бик кирәк. Әмма Шәмәрдәндә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлаучы ир-егетләрнең башларында саклагыч шлемнар күрмәдек. Дөрес, бу Сабадагы төзелеш оешмасы аларны әлеге шәхси саклану чарасы белән тәэмин итмәгән дигән сүз түгел. Эшчеләр үз­­ләре гаепле. Әйтик, Идел исемле мари егете җирдән бинаны тышлаучыга материаллар биреп торганда башка шлем киюне бөтенләй кирәккә санамый икән. Югыйсә югарыдан төшкән зур кадак та башны тишәргә мөмкин. Шуны аңлаткач, подвал ишеген ачып, шлемын алып киде тагын. Ә чардакта түбә ябучыларның берсе, киресенчә, югарыда эшләгәндә башка шлем кимәү ягында. "Тфү-тфү, моннан ычкынсаң, каскаң башыңнан ычкынып, үзеңнән алда төшәчәк",- диде ул. Шуңа күрәдер инде, шлемнары үзләреннән ерактарак калган. Ә менә түбәдә йөргәндә бәйләнә торган саклагыч билбаулары яннарында гына булып чыкты.

    - Үзебездән калдырсак, ул чардакның теге башында булыр иде. Ансыз түбәгә чыккан юк. Барысы да бар, безнең җитәкчеләргә авырлык китерә күрмәгез тагын,- диде Илнур дигәне. Шулай да түбәдә эшләүчеләрнең аяк киемнәре үзләренеке иде. Төзүчеләргә каралган яңа нормалар нигезендә аларга күн ботинкалар да бирелергә тиеш югыйсә. Монысы инде эшчеләр гаебе түгел.

    Быелгы Бөтендөнья хезмәтне сак­лау көне "Эш урыннарында химик матдәләр кулланганда хезмәтне сак­лау" шигаре белән үтә. Кайчак агулы матдәләр тирән чокырларга ниндидер зарурлык белән кулланмасаң да җыела. Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе баш инженеры Әхмәт Газизов әйтүенчә, хәзер 7-8 метр тирәнлектә казылган коеларга төшү аеруча хәтәр икән. Шуңа күрә коеларны җилләтү өчен махсус вентилятор алганнар. Слесарьлар коеларга шул стационар җайланманы 5-10 минут эшләткәннән соң гына төшә. Агулану очрагы алай да килеп чыга калса, вертикаль хәлдә тартып чыгару өчен слесарь махсус баулар ярдәмендә дә беркетелә. Махсус киемнәре белән тәэмин итүгә килгәндә, яңалары әле апрель аенда гына алынган, эш урыннарына аттестация былтыр декабрь аенда үткәрелгән. Инструктажлар, укытулар - гадәти күренеш. Тырышканны югарыдагылар да күрә. Министрлык­лары предприятиегә торак-коммуналь хуҗалыклар арасында хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру буенча үткәрелгән 2013 ел смотр-конкурсында 2нче урын биреп, Диплом белән бүләкләгән. Барлык күрсәткечләр дә исәпкә алынган. Әйтик, хезмәтне сак­лау инженеры, Гөлфидә Фәйзуллина үзе эшләгән чорда (2007 елдан) бәхетсезлек очраклары булганын хәтерләми. Һәр сүзендә җаваплылык һәм борчылу да сизелә аның. Шуңа күрә тикшерүләр үткәрелеп кенә тора. Былтыр эретеп ябыштыру остаханәсен тикшереп, эш урынында вентиляция, аяк астында диэлектрик түшәмә булмау, җайланманың изоляциядә каршылыгы үлчәнмәү фактлары буенча механик вазифаларын башкаручыга язмача искәртү һәм кимчелекләрне бетерү өчен бер ай вакыт биргән. Җитешсезлекләр срогында бетерелгән.

    - Көн дә эш алдыннан, каскаңны алдыңмы, жилетыңны кидеңме, дип контроль ясыйбыз. Мастерлар хезмәтне саклау буенча Казанда укып кайттылар. Эшчеләргә нинди һөнәр башкаруына карап, зарарлы хезмәт шартлары өчен дә түлибез. Була күрмәсен инде күңелсез хәлләр,- ди Г.Фәйзуллина.

    Була күрмәсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: