Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт "Ана капиталы" программасын озайтуны әлегә расламаган

Топилин сүзләренчә, хәзер, гамәлдәге ана капиталын исәпкә алып, бюджет төзелә. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ана капиталын 2023 елга кадәр озайтуны расламаган, дип яза ТАСС, хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзенә сылтама белән. Топилин сүзләренчә, хәзер, гамәлдәге ана капиталын исәпкә алып, бюджет төзелә. Хезмәт һәм социаль яклау...

Топилин сүзләренчә, хәзер, гамәлдәге ана капиталын исәпкә алып, бюджет төзелә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ана капиталын 2023 елга кадәр озайтуны расламаган, дип яза ТАСС, хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзенә сылтама белән.

Топилин сүзләренчә, хәзер, гамәлдәге ана капиталын исәпкә алып, бюджет төзелә.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәткә, карап тикшерү өчен, "Ана капиталы" программасын 2023 елга кадәр озайту турындагы закон проектын кертте, әмма документ икътисади блок белән килешенмәген, дип хәбәр иткән иде июньдә Топилин. Сүз "Ана капиталы" программасын 2018 елдан 2023 елга кадәр озайту турында бара, дип ачыклык керткән иде ул.

Проект Финанслар министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы белән килешенмәгән, чөнки хезмәттәшләрнең бу программаны реформалаштыру турында тәкдимнәре бар, дип билгеләп үтә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев