Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Хәл итмәслек эш булмый

С.Брилев. Моннан биш ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмә корган идек.

Шул чагында ул, үзенең хакимият башында идарә итүе нәтиҗәләрен бәяләп, Россиядә татарларга карата мө­нәсәбәтнең үзгәрүе төп нәтиҗә булды, диде. Президент вазыйфасындагы биш еллык эшегезнең нәтиҗәләрен ничег­рәк бәяләр идегез? Төп нәтиҗә нинди?


- Иң мөһиме - шушы биш ел эчендә Минтимер Шәрипович эш­ләү дәверендә булдырылган Татарстанга ихтирамны, икътисад һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклап калдык. Татарстанга этәргеч бирү өчен яңа юнәлешләр дә эзләп таптык. Менә шулар - төп нәтиҗәдер, дип уйлыйм.


Л.Галимова. Иң элек республикабызда яшәүчеләргә кагылышлы сорау бирәсем килә. Күптән түгел генә танышым социаль ипотека буенча торак сатып алырга карар кылды. Тик аның кризис елында программа тукталып калмасмы яки шартлары үзгәрмәсме икән, дигән шикләре бар. Бу җәһәттән нәрсә әйтер идегез?


- Шуны әйтә алам: социаль ипо­тека программасы үзгәр­мәя­чәк. Әлеге программага кергән яки керүче барлык кеше елына 7 процентлы ставка нигезендә торак белән тәэмин ителәчәк! Кризис бармы-юкмы - анысы мөһим түгел. Социаль ипотеканы түләү вакытын кеше үзе сайлап ала: иң күбе 28 елга кадәр. Шушы чорда түләүгә бәйле ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, әйтик, гаиләдә хатын-кыз декрет ялына китсә, бу чорда наем системасына күчәргә була.


С.Брилев. Берничә атна элек Саклык банкының корпоратив университетында булган идек. Икътисадый үсеш министры Улюкаев, кризис турында соравыма җавап биреп, әллә бар ул кризис, әллә юк, кебегрәк фикер әйтте. Әмма күпчелек, кризис бар, дип саный. Санкцияләргә дә, халыкара финансларга юлның ябылуына да бәйле бу... Халыкара кредитлар исәбенә күп кенә проектлар (шул исәптән Татарстанда да) ачылды. Әлеге мөм­кинлекләрнең кимүен тоясызмы, әллә юкмы?


- Кызганыч, хәтеребез начар безнең: теләсә кайсы кризис турында бер-ике ел узуга ук онытабыз. Берни дә булмады, дип әйтү дөрес түгел, әлбәттә. Әйе, кризис бар. Әйтергә кирәк, айнытып җи­бәрә торган кризис бу. Үзеңә карата нинди мөнәсәбәттә икән­лек­ләре, кемнең ярдәменә таянырга мөмкин булуы, кем - си­нең партне­рың, ә кемнең фәкать юлдаш кына булып торуы турында уйлаттыра торган кризис. Психологик яктан кризиска әзер дә булмаганбыздыр, мөга­ен, чөнки бик тиз һәм кинәт кенә килеп чыкты. Иң элек банк системасы өчен зур сынауга әйләнде ул. Нефть бәясе төште, финанс базарларында чикләүләр бар­лыкка килде. Ә иң мөһиме - халык белән эшләвебез җитен­ке­рәмәде. Узган елның декабрендә унар суыткыч, бишәр телевизор са­тып алучыларны хәтерли­сез­дер...


Шулай итеп, күпләр ниндидер бер вакытка илебез валютасына ышанычын югалтты. Монда мин үземне дә гаепле дип саныйм, чөнки федерациянең үзе­мә ышанып тапшырылган субъекты өчен җавап бирәм бит. Кыскасы, бүгенге хәлләр киеренке. Капиталга юллар эзләп табу элеккедән күпкә авыррак. Бүген кредит рейтинглары түбән булган кече һәм урта эшмә­кәрлек өчен финанс юллары ябык. Менә шуңа безгә, хакимият­тә­ге­ләргә, инвестиция программалары турында кабат уйланырга, аларны яңадан карарга кирәк. Тулаем икътисадка килгәндә, әйтик, нефть сәнәгате сәгать кебек эшли. Нефть химиясе, нефть эш­кәртү дә уңышлы эшләп килә. Машина тө­зелеше предприя­тиеләре обо­ро­на-сәнәгать комплексы программасы буенча эшли. Ә инде автомобиль тармагы ихтыяҗга бәй­ле. Әм­ма Татарстанныкында гына түгел, тулаем илкүләм автомобиль тармагында да бүген хәлләр киеренке.


С.Брилев. Ягъни Сез Көнба­тыш кредитларыннан башка гына да яшәргә була, дигән фикердә торасызмы?


- Күп нәрсәсез яшәргә була. Тик ничек яшәргә? Анысы - икенче мәсьәлә. Бүген барлык мөм­кин­лекләрдән файдаланырга, безгә җитди мөнәсәбәттә торучы парт­нерларыбыз белән элемтә­ләрне сакларга кирәк. Көньяк-Көнчыгыш Азиягә игътибарны юнәлтергә. Әй­тик, әлегә без гарәп дөньясы белән бөтенләй эшләмибез, ә ислам банкингы - гаять зур резервлар бит ул. Килеп туган теләсә нинди авыр хәлдән дә чыгу юлын табарга була дип уйлыйм мин.


Л.Галимова. Татарстан кри­зис­ка иң әзер төбәкләрдән берсе булып чыкты. Бездә икътисад өчен шундый авыр елда бер-бер артлы яңа производстволар ачылып тора. Шул ук вакытта инде күптәннән эшләп килүче зур сәнәгать пред­приятиеләребез дә бар. Әйтик, КамАЗ. Соңгы яңа­лыкларга караганда, июнь аенда ул нибары җиде көн эшләячәк. Мондый предприя­тиеләрне нинди язмыш көтә? Кадр­ларны ничек саклап калырга?


- Бүген төбәкләр федераль хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәттә. Кем әйткәндәй, асылда без барыбыз да - "бер көймәдә". КамАЗ­ның перспективасы юк, дип әйтү дөрес түгел. КамАЗ - Россиянең әйдәп баручы машина төзү предприятиесе. Анда заманча машиналар җитеш­терелә. Тик завод эчке базарга юнәлеш тотып эшләде. Ә бүген эчке базар тарайды. Без аның генераль директоры Сергей Когогин белән күп йөрибез, партнерлар эзлибез. Әле менә күптән түгел генә Әзәрбайҗанда "КамАЗ"лар җыю буенча предприятие ачтык, Перуда "КамАЗ" шассие базасында автобуслар җитештерелә торган заводта булдык. Перу Президенты армия өчен йөк автомо­бильләре сатып алуга тендерлар үткәрелә­сен белдерде. Ә КамАЗ тәкъдим итә торган шартлар - иң әйбәт шартлар. Эшләргә кирәк! Болар барысы да - вакытлыча кыенлыклар гына.


С.Брилев. Нефть бәясе төшү турында искә алып үттегез. Бу, әлбәттә инде, федераль гына түгел, республика бюджетында да чагылыш тапмый калмагандыр. Сезнең 50 процентка якын керемегез нефтькә бәйле бугай бит?


- Кайчандыр шулай иде...


С.Брилев. Ә хәзер күпме?


- Бүген бу сан әллә ни зур түгел. Нефть тармагыннан керә торган керемнәр 30 проценттан артмый. Бездә күп кенә эшкәртү производстволары барлыкка килде. Сәнә-­ г­ать структурасын үзгәртәбез.


С.Брилев. Нефть тармагы өле­шенең шуның кадәр кимүен бел­мәгән дә идем.


- Нефтьчеләрнең төп түләү­лә­ре федераль бюджетка китеп бара. Безгә 8-9 процент чамасы гына кала. Татарстан - кеше җил­кәсен ки­мерүче, Миңне­ха­нов үзенең саташулы идеяләре бе­лән тагын федераль хөкүмәт­тән акча сорарга ниятли икән, дисә­ләр, ышанмагыз! Ниндидер проектлар ачып, ярдәм сорыйбыз икән, алар барысы да үзләренә тотылган чыгымнарны аклый. Федераль хөкүмәт белән Татарстан бюджеты акчалары хисабына булдырылган "Алабуга" мах­сус-икътисадый зонасын мисалга китерә алам. Федераль хөкү­мәт биргән акча салымнар аша кире кайтарып бетерелде инде. Хәзерге вакытта "Алабуга" махсус-икътисадый зонасында 16 завод эшләп килә. Якын киләчәктә тагын 6-7 завод ачуга исәп тотабыз.


С.Брилев. 29 март программасындагы әңгәмәбез вакытында Сез беренче тапкыр янә Татарстан Рес­публикасы Президентлыгына тә­къ­дим ителәчә­ге­гез турында бө­тен халык алдында белдердегез. Республикада бу хакта нәрсә уй­лау­лары, нәр­сә сөйләүләре турында укыганнан соң, "Миңне­ханов стратегиясе" дигән фикер туды. Шушы "Миңнеханов стратегиясе" турында нәрсәләр әйтер идегез?


- Республикада инде булган стратегияне дәвам иттерүче мин. Теге яки бу якка кинәт кенә тайпылышлар юк. Нәрсәләрнедер ка­мил­­­­ләштерергә, үзем өчен, үзем­нең команда өчен нинди дә булса яңа бурычлар гына эзләп табарга кирәк. "Үсеш ноктасы"н та­барга кирәк дип уйлыйм. Ме­нә, экспертлар җәлеп итеп, "Стратегия - 2030" программасын эшләдек. Әлбәттә, күп кенә әйберләрне белгечләрсез дә белә идек, әмма алар нәрсәләргә аерым игътибар итәргә кирәк­леген күрсәтте. Иң беренчесе һәм иң мөһиме - кеше капиталы. Балалар бакчалары да, мәк­тәпләр, вузларыбыз, инновацион һәм инжиниринг үзәкләре дә бу. Бүген югары дәрәҗәдә һөнә­ри әзерлекле кадр­лар барысын да хәл итә. Икен­чедән, көндәш­лектәге өстен­лек­ләребездән фай­даланырга кирәк. Монысы - үзебездәге производстволар. Безнең бурыч - аларны саклап калу һәм яңа юнәлешләр булдыру. Татарстан - нефть республикасы. Без тагын бер эшкәртү заводы төзү максаты белән янып яшибез. Ягъни үзебездә инде 15 миллион түгел, ягъни 21 миллион тонна нефть эшкәртә алачакбыз дигән сүз.


С.Брилев. "ТАНЕКО-2" проекты пәйда булачак, димәк?


- Әйе, аның дәвамы булачак.


С.Брилев. Анысы да Түбән Камадамы?


- Әйе. Без иң элек этилен җитештерү өчен яңа нефть химиясе производстволары төзибез, . Башта миллион тонна этилен җи­тештерә торган яңа нефть химиясе производствосы төзү турында хыялланган идек. Тик акча проблемасы чабудан тартканлыктан, миллион тонна җитеш­терә ала торган завод урынына 600әр тонна җитеш­терерлек ике завод төзиячәкбез. Якындагы ике ел эчендә битум нефтен чыгаруны елына 2 миллион тоннага җит­керергә тиешбез. Бездә битум запаслары бик күп. Алга таба сланец нефте буенча технология эшләргә ниятлибез. Тагын бер юнәлеш - транспорт логистикасы, барыннан да элек, "Казан - Мәскәү" югары тизлекле тимер юл магистрален төзү проекты. Казаннан Мәскәүгә 3,5 сәгать эчендә килеп җитүне күз алдына китерегез!


С.Брилев. Гафу, бу урында сү­зегезне бүлдерим әле. Аның нәр­сәгә кирәген аңламыйм мин. Казанга самолетта еш киләм - бер сәгать очам, аэропортка кадәр һәм аэропорттан соң берәр сәгать барам. Җәмгысы шул өч сәгать чамасы килеп чыга. Шулай икән, югары тизлекле тимер юл магистрале проекты нәрсәгә кирәк?


- Хәзер Сез очасыз, ә ки­ләчәктә - барачаксыз. Самолет очармы-очмасмы, һава торышы әйбәт булырмы-булмасмы, дип баш катырырга кирәк булмаячак. Чабаксардан - ярты сәгать эчен­дә, Түбән Новгородтан сә­гать ярым эчендә кайтып җитә алуыбызны күз алдына китерегез. Без гаять зур илдә яшибез. Бер яктан, безнең көчебез булса, икенче яктан - кимчелегебез дә бу. Югары тизлектә йөри алу илебезне җыйнаграк итәчәк.


Л.Галимова. Кризис башланып кына килгән бер мәлдә Сез, бе­ренчеләрдән булып, Татар­станның кыскарту юлыннан бармаячагы турында белдердегез. Хәзер бер­ни­кадәр вакыттан соң бу сүзләрне раслый аласызмы? Бу җәһәттән фикерегез үзгәр­мәдеме?


- Татарстан - нык икътисадый базага ия булган көчле төбәк. Әл­бәттә, фикерем үзгәр­мәде. Теләсә кайсы кыскарту артында кешеләр, кадрлар, хезмәт коллективлары тора. Шуңа күрә без республика- дагы 30 програм­маның берсен дә кыскартмаска карар иттек. Әл­бәттә, алар­ның барысын да туктату җи­ңел булыр иде. Тик менә соңыннан яңадан эшләтә башлау гына авырга туры киләчәк. Яңа социаль объектлар, яңа мәдәният йортлары, урамнар, "Чиста су" программасы һ.б. бит бу. Бүген социаль объектлар күбрәк булсын өчен, икътисадны үстерергә кирәк. Шуңа күрә дә мин һәр­вакыт, Татарстан елына 5,6 процентка үсәргә тиеш дип әйтеп киләм.


С.Брилев. Татарстаннан Мәс­кәүдә эшләүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Министр Николай Никифоров, Мәскәү вице-мэры Марат Хөс­нуллин... Аларны җибәрү авыр булмадымы? Тагын бер соравым бар. Сезне дә Мәскәүдә көтәләр дип сөйлиләр. Планнарыгыз ничек?


- Мәскәү - дәүләтебезнең башкаласы, шуңа күрә перспективалы яшь кадрлар шунда эш­ләргә тиеш. Татарстаннан ярдәм кирәк икән, башкалабызга көчле, әзерлекле җитәкчеләр җибәрә алуыбызга шатбыз. Югары эшелонда гына түгел, башка урыннарда да байтак белгеч­ләребез эшли. Без моның белән горурланабыз. Чөнки бу рес­публика­бызның көндәшлек­кә сәләтле булуы турында сөйли.

("Ватаным Татарстан", /№ 85, 19.06.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев