Саба таңнары

Хәлил Шәйхетдинов: «Тормыш – үзе көрәш!»

Бүген Татарстанны һич арттырусыз Русиянең спорт башкаласы дияргә мөмкин. Бездәге кадәр спорт корылмалары, командалар илнең башка бер генә төбәгендә дә юк. Әле генә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү, 2013 елгы Универсиада, әле шулар өстенә ел саен берничә тапкыр Европа, Русия чемпионатларын уздыру халыкара мәйданда Казаныбызның дәрәҗәсен бермә-бер күтәреп...

Бүген Татарстанны һич арттырусыз Русиянең спорт башкаласы дияргә мөмкин. Бездәге кадәр спорт корылмалары, командалар илнең башка бер генә төбәгендә дә юк. Әле генә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү, 2013 елгы Универсиада, әле шулар өстенә ел саен берничә тапкыр Европа, Русия чемпионатларын уздыру халыкара мәйданда Казаныбызның дәрәҗәсен бермә-бер күтәреп җибәрде, аны бөтен планетага танытты.

Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, әлеге чараларның үзәгендә кайнап йөрүчеләр арасында ТР яшьләр эшләре, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов та бар. Милли көрәш буенча дүрт тапкыр үз үлчәвендә Татарстан чемпионы, берәр мәртәбә Русия бәйгесен һәм бик тә мәртәбәле саналган Муса Җәлил турнирын откан пәһлеван ул, атказанган спорт остасы. Саба районының Олы Шыңар авылында туып-үскән малайның спорт министры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсүенә аның келәмдәге уңышлары да ярдәм иткәндер, әлбәттә. «Тормыш - үзе көрәш» дигән хакыйкатьне еш кабатларга яратса да, бүген аның җилкәсендә спортның бер генә төре түгел, ә йөздән артык төрен берьюлы үстерү, зур-зур ярышлар үткәрү, шул ук вакытта халык арасында сәламәтлек чараларына да игътибарны киметмәү кебек җаваплы бурычлар тора.

- Хәлил Хәмитович, күптән түгел генә узып киткән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыруга спортчылар, тренерлар, кунаклар үз бәяләрен бирделәр инде. Ә Сез аны үзегез ничек бәялисез?

- Дөресен генә әйткәндә, минем кайбер кешеләрдән: «Нәрсәгә кирәк безгә мондый чемпионатлар?» - дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Әмма, төптәнрәк уйлап карасак, нәкъ менә шушындый зур чаралар Казаныбызны, Татарстанны дөньяга таныта бит инде.

Миңа дөньяның байтак илләрендә булырга туры килде. Әле моннан ун ел элек кенә күп җирдә Казанны - Рязань, Татарстанны Казахстан белән бутыйлар иде. Ике ел элек Казанда Универсиада үтү, инде килеп, быелгы чемпионат андый икеләнү-микеләнүләргә чик куйды - безне хәзер Азия белән Европа гына түгел, Африканың теләсә кайсы нәни дәүләтендә дә, Австралиядә дә, Көньяк Америка континентында да беләләр.

Билгеле, мондый танылуларга спорт буенча командаларыбызның, аерым алганда «КамАЗ-Мастер», УНИКС, «Ак барс», «Рубин»ның уңышлары да өлеш керткәндер. Мәсәлән, «Рубин» атаклы «Барселона»ны Испаниянең үзенә барып җиңгәч, иманым камил, миллионлаган спорт сөюче картаны алып, Казан кайда урнашкан соң әле ул дип карап утыргандыр.

Мондый чаралар матди яктан үз-үзен аклыймы соң дигән сорауга килсәк, монысына да уңай җавап бирәм. Спорт ярышлары белән бәйле рәвештә Казанга килүче туристлар саны елдан-ел арта бара бит. Алар безнең бюджетыбызга шактый акча кертәләр.

- Акча дигәннән тагын бер сорау: «Казан-Арена» стадионы эченә салынган бассейннарны сүтеп алгач, аларны кая куясыз?

- Бер дә кайгырмагыз: аларның берсе дә Мәскәүгә яисә Кытайга китми - үзебездә кала. 50гә25 метрлысын Казандагы Олимпия резервы училищесына бирәбез. 30га25лесенең берсен - Чаллыга, икенчесен Базарлы Матакка алып китәчәкләр. Чаллыда синхрон йөзү мәктәбенең үсеше өчен әлеге бассейн зур этәргеч бирәчәк.

- Моннан дүрт-биш ел элек министрлык үткәрә торган ярышлар календаренда, ялгышмасам, 84 спорт төре бар иде. Хәзер андый төрләр йөздән артып киткән дип сөйлиләр. Нәрсә бу - халыкара стандартларга ярашумы, әллә, чыннан да, бездә яңа спорт төрләренең популярлаша баруымы?

- Бүген безнең министрлык үткәргән ярышлар календарена спортның 135 төре кертелгән. Әлбәттә, алар арасында кайчандыр гамәлдә булып, аннары бездә бераз онытылган мылтыктан ату, трамплиннан сикерү, академик ишү кебекләре дә, фристайл, керлинг, хайдайвинг шикелле чагыштырмача яңа төрләре дә бар. Без халыкара федерацияләре булган, дөньяда популяр саналган барлык төрләрне дә үзебездә үстерергә тиешбез.

- Казанда якын арада Бадминтон буенча үзәк ачыла дип ишеттем, шул дөресме?

- Дөрес. Хәзерге Теннис үзәге янәшәсендә киләсе елга Бадминтон үзәге төзелә башлаячак. Кайчандыр халык арасында популяр булып та соңрак ниндидер сәбәпләр аркасында онытылган бадминтон хәзер авыл җирендә дә бик популяр. Әйтик, Кайбыч районында аның белән бик теләп шөгыльләнәләр, республика ярышларында призлы урыннарны алалар.

- Хәлил Хәмитович, бүген республикадагы спорт корылмаларының күплегенә башка төбәктә яшәүчеләр дә кызыга. Чыннан да, бездә ел саен дистәләгән Боз сарайлары, спорт комплекслары, бассейннар, урамнарда, мәктәпләр янында спорт мәйданчыклары төзелә. Әмма аларда балалар, үсмерләр белән эшләүче тренерлар җитешми. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

- Чыннан да, республикабызда 40тан артык Боз сарае, 173 бассейн бар. Быел гына да районнарда 168 спорт мәйданчыгы төзелеп ята. Аларны тренерлар, белгечләр белән тәэмин итү буенча, әлбәттә, проблемалар бар. Әмма соңгы вакытта бу юнәлештә дә «боз кузгалды» дип әйтергә кирәк. Әйтик, быел Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенә максатчан рәвештә 43 кеше укырга алынды. Элеккечә әйтсәк, колхоз-совхоз, предприятие стипендиатлары алар. Кайсыдыр район үз студентларына укыган вакытта акча түләп тора да, тегеләр укып бетергәч шунда эшләргә кайталар. Күп кенә спорт төрләре буенча танылган белгечләрне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Пермьнән, Екатеринбург кебек шәһәрләрдән, хәтта чит илләрдән дә чакырып китерәбез.

- Соңгы 5-6 ел эчендә бер генә ярыш та волонтерларсыз үтми. Алар күпләп Универсиадада эшләделәр. Менә бу чемпионатта да аларның саны катнашучы спортчылар саныннан да артып китте бугай.

- Волонтерлык хәрәкәтен без уйлап чыгармадык, ул алга киткән чит илләрдә әллә кайчаннан бирле бар. Гади генә әйткәндә, ярышлар яисә башка төрле чаралар вакытында оештыручыларга булышучылар алар. Кунакларны, спортчыларны вокзалда, аэропортта каршы алу, кунакханәләргә урнаштыру, аларның ялларын оештыру, ярыш вакытында ярдәм итү, озатып җибәрү кебек мәшәкатьләр алар җилкәсендә. Аларга бу хезмәтләре өчен махсус хезмәт хакы түләнми, әмма алар кием, туклану, тору урыннары белән тәэмин ителәләр. Волонтер булып нигездә студентлар эшли. Шул чаралар эчендә кайнап эшкә, аралашырга өйрәнәләр алар, чит телләрдән белемнәрен чарлыйлар. Шунысы сөенечле: мондый ярдәмчеләребез елдан-ел арта бара. Универсиадада волонтер булыр өчен бер урынга өч кеше ярышса, бу чемпионат алдыннан мондый конкурс бер урынга сигез кешегә җитте.

- Аппетит ашаганда килә дигәндәй, без инде дөньякүләм чемпионатларны да, Универсиаданы да югары дәрәҗәдә уздырып күрсәттек. Чиратта - Олимпиадамы?

- Алдан бернәрсә дә әйтеп булмый, әмма эшләр шуңа таба бара. Олимпиада кебек дүрт елга бер килә торган зур чараны үзендә үткәрүне фәкать ил җитәкчелеге генә хәл итә. Ә Казанда ярышлар алга таба да бик күп көтелә. Киләсе елда бездә җиңел атлетика буенча яшьләр арасында дөнья беренчелеге, самбо, дзюдо, бадминтон буенча Европа чемпионатлары узачак.

- ГТО значогына нормативлар тапшыруның кире кайтуына ничек карыйсыз?

- Һәр яңалык күптән онытылган искелек дигәндәй, ГТО нормативлары тапшыру әле онытылып та бетмәде бит, аның бер очы хәтта безнең буынга да эләкте әле. Мин ул чакта яуланган алтын значогымны әле дә саклыйм. Дөресен генә әйткәндә, республикабызда массакүләм спорт бервакытта да бетмәде. Аерым һөнәр кешеләре, әйтик, мәгариф, медицина хезмәткәрләре, нефтьчеләр арасында спартакиадалар ел саен уздырыла.

Минем теләгем: спорт белән шөгыльләнеп, ГТО нормативларын алтын значокка тапшырган яшьләргә югары уку йортларына кергәндә һәм эшкә алганда ташламалар кәгазьдә генә калмасын иде.

- Спорт министры урынбасарының үзенең сәламәтлек чараларына вакыты каламы? Гаиләгездәгеләрнең спортка мөнәсәбәте нинди?

- Кайчагында, кем әйтмешли, тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнсәм дә, вакыт табып атнага ике тапкыр бассейнга барып йөзәргә, шундагы тренажер залына кереп, тәннәрне язып чыгарга тырышам. Хатыным Ландыш та фитнеска йөри. Аллага шөкер, ике кызымны да яшьтән йөзәргә өйрәттем. Олысы бадминтон һәм киндо белән шөгыльләнә. (Киндо - ушу, тхэквондо кебек көнчыгыш көрәш төрләренең берсе). Кечесе исә бию түгәрәгенә йөри.

- Хәлил Хәмитович, бүгенге яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

- Мин бик тә шук, хулиганрак малай булып үстем. Тормыш юлым кайсы якка киткән булыр иде, әйтүе кыен. Бер елны безнең авылга агроном Рөстәм абый килде дә, минем шикелле малайларны җыеп, көрәш түгәрәге оештырып җибәрде. Казан авыл хуҗалыгы институтында Әсгать Шәйхетдинов кебек атаклы тренер кул астында көрәш алымнарын һәм яшәү фәлсәфәсен үзләштергән Рөстәм Галиулла улы мине көндәшләрне җиңәргә генә түгел, ә авырлыклардан курыкмаска, бервакытта да борынны салындырмаска өйрәтте. Спорттагы һәм тормыштагы уңышларым өчен мин аңа һәрчак бурычлы. (Рөстәм Кәлимуллин - бүгенге көндә Биектау районы хакимияте башлыгы - А.Г.)

Бүген спорт белән шөгыльләнү, яраткан һөнәреңне үзләштерү өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә күбрәк. Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытып кына калмый, кешедәге холыкны да тәрбияли, яман гадәтләргә кереп китәргә юл калдырмый.
Бүгенге яшьләребезнең белемле, сау-сәламәт булып үсүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын телим.

- Кызыклы фикерләрегез өчен рәхмәт Сезгә!

Атлас ГАФИЯТОВ

Татарстан яшьләре

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: