Саба таңнары

Ходай бу җәзаны нигә бирде икән?

"Үзегез начар кешеләр дә түгел инде. Үрнәк гаилә буларак та хөрмәт итәбез сезне. Шулай да Ходай бу җәзаны нигә бирде икән? Нинди гөнаһларыгыз булды икән?" - ди беркөнне миңа бер танышым. Аңа кадәр дә бер-ике кешедән ишеткән идем моңа охшаш фикерне. Кирәк чакта гына өздереп, бер-ике сүз белән генә кешенең...

Җәза дигәннәре шул: кайнанам менә өч ел инде каты авырый. Авырый башлаганына тиздән алты ел була. Хәтере чуалды, нәкъ сабый бала хәлендә. Ирем - аның бердәнбер баласы. Без карамый аны кем карасын?! Дөрес, авыру карау бер дә җиңел түгел. Мөхәммәт Мәһдиевнең бер герое әйткәндәй: "Ә карарга кирәк. Ул синең бердәнбер ышанычлы, газиз кешең. Бу - синең соңгы бурычың!"("Каз канатлары").
Әйе, картайган көнендә ата-ананы карау, тәрбияләү, аны соңгы юлга озату - баланың изге бурычы ул, ә җәза түгел!
Авыру карау бик нык сабырлык, түземлелек, көч, кешелеклелек сорый. Авыруны җиренә җиткереп бер ай карарга була. Аннан соң авыру да, караучы да алҗый. Тора-бара авыру үз язмышына буйсына, ә караучы әкренләп күнегә башлый. Шулай инде, бөтен кешегә дә Ходай Тәгалә аягөсте йөргән җирдән генә китеп баруны язмаган шул. Айлар, еллар, хәтта күп еллар буе урын өстендә яткан авырулар була. Авыруга да, караучыга да Алла ярдәм бирсен дияргә генә кала.
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың диләр. Кайнанам чирли башлагач, мондый авырулары булган кешеләр белән бәйләнешкә кердек, киңәш-табыш иттек, интернет та читтә калмады. Үз башыбызга төшмәгәч кенә белмәгәнбез: соңгы елларда өлкәннәр арасында мондый сырхаулар ешайган икән. 2006 елда дөньяда бу төр авырулар саны 26,6 млн. булса, 2050 елга әлеге сан дүрт мәртәбә артыр, ди галимнәр. Стресслар заманында яшибез бит!
Халыкта баш эшләмәү, баш китү, түбә китү, ялгышу, хәтер чуалу, алышыну кебек сүзләр белән аталса да, фән телендә ул "Альцгеймер авыруы" дип атала икән (әлеге чирне ачкан, сурәтләгән нимес психиатры Алиос Альцгеймер исеме белән атала). Мондый авыру башлыча 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә очрый дигән. АКШның кырыгынчы президенты Р.Рейган, атаклы "Коломбо" сериалының төп герое Питр Фальк (лейтенант Коломбо), француз актрисасы Анни Жирардо, Америка актеры, Оскар премиясе лауреаты Чарлтон Хестон, Ирландиянең атаклы язучысы, 26 роман авторы Айрис Мердок шушы чир белән авырганнар. Димәк, авыру кемнең-кем булуына карамый.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә диләр. Гадәттә, авыру караучының гаебен табарга гына торучылар шактый. Табып кына калмый, урам буйлап чәчеп йөрергә дә күп сорамыйлар андыйлар. Имеш, юньләп карамыйлар, ашатмыйлар, бүлмәгә бикләп куйганнар мескенкәйне, тәннәре күгәреп, каралып чыккан, бәргәләгәннәрдер инде һ.б, һ.б. Олы кешенең, урын өстендә озак яткан кешенең тәне, кысыбрак тотсаң да күгәреп, каралып чыга икән ул! Берсендә шулай (әле ул вакытта кайнанам сау-сәламәт) шундый авыруны җиде ел караучы хатын турында сүз чыкты. "И-и, карап та куя кайнатасын! Бабайның өс-башы да, урын-җире дә чип-чиста. Астын чистартасы була дип, ашатмыйча да тормый. Маладис!" - диештеләр хатыннар. Шунда берсе чәчрәп чыкты: "Карасын, пенсиясен уч тутырып ала белә бит!" Аның шулай дип йөргәне дә бар шул. Акчадамыни эш?! Элек пенсия дә түләмәгәннәр, ә ата-ананы караганнар бит. Акча түгел, күңел тынычлыгы, сәламәтлек кирәк кешегә. Еллар буе авыру карау эзсез үтми дип беләм.
Картлык, авыру һәркемгә дә килә. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Бер акыл иясе янына бер яшь егет килгән. Авыру әнисен бик каравын, тәрбияләвен әйткән. "Әниемнең хакын үти алдыммы?" - дип сораган акыл иясеннән. "Син әниеңә никадәр хезмәт итсәң дә, аның хакын үти алмассың. Бер бала да ата-анасының хакын үти алмас. Фәкать шуны яхшы белегез: син әниеңә болай хезмәт итсәң, Аллаһ тәгалә сиңа бөек саваплар бирер. Ата һәм ананың ризалыгына лаек кеше Аллаһ тәгаләнең дә ризалыгына лаек булыр". Балаларыбыз, яшьләребез дә бу турыда онытмасыннар иде.

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА, Мөслим районы, Тегермәнлек авылы

Татарстан яшьләре

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: