Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәсиятулла Насыйбуллины 17 яшендә сугышка алалар

Бабаем Хәсиятулла Насыйбуллин - авыр сугыш елларын үз башыннан кичергән кеше. Аны 1944 елның 13 мартында 17 яшендә сугышка алалар. Ул 1950 елның 1 ноябренә хәтле Көнбатыш Украинада, чик сакчысы булып, кече сержант вазифасында хезмәт итә. Ни генә күрмәгән бабам сугышта.... Өсләренә дошман бомбалары яуган, җирләр тетрәгән, шәһәр-авыллар янган, күпме...

Бабаем Хәсиятулла Насыйбуллин - авыр сугыш елларын үз башыннан кичергән кеше. Аны 1944 елның 13 мартында 17 яшендә сугышка алалар. Ул 1950 елның 1 ноябренә хәтле Көнбатыш Украинада, чик сакчысы булып, кече сержант вазифасында хезмәт итә. Ни генә күрмәгән бабам сугышта.... Өсләренә дошман бомбалары яуган, җирләр тетрәгән, шәһәр-авыллар янган, күпме сугышчан дуслары фронт кырларында ятып калган.

Хәрби хезмәттән кайткач, ул Әминә әбием белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе акыллы биш бала тәрбияләп үстергәннәр, матур гомер юлы үткәннәр.

Хәзерге вакытта бабаем безнең белән төп нигездә яши. "Тормышыбыз сөенеп туймаслык, өстәлдә нигъмәт, өстегез бөтен. Тырышып укыгыз! Алган белемегез тормышыгызга тагын да бәхет өстәр, ләкин тайгак юлга кермәгез, тынычлыкның кадерен белегез!"- дип үзенең алтын киңәшләрен бирә ул.

Ләйсән Насыйбуллина,

VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев