Саба таңнары

Хуҗалыкларда хисап җыелышлары төгәлләнде [+фото]

Хуҗалыкларда хисап җыелышлары төгәлләнде. Соңгылары 10-11 февральдә "Туган як", "Болгар", "Алтын Саба-М", "Урта Саба" җәмгыятьләрендә узды. - Табыш алуның төрле юлларын эзләп, һаман саен алга омтылыш булмаганда тормыш итүе кыенлаша. Замана бик зур тизлектә алга бара. Безгә алмашка, үз җиребезгә чит ил кешеләре килеп җир эшкәртә, мал асрый башламас, дип...

Хуҗалыкларда хисап җыелышлары төгәлләнде. Соңгылары 10-11 февральдә "Туган як", "Болгар", "Алтын Саба-М", "Урта Саба" җәмгыятьләрендә узды.

- Табыш алуның төрле юлларын эзләп, һаман саен алга омтылыш булмаганда тормыш итүе кыенлаша. Замана бик зур тизлектә алга бара. Безгә алмашка, үз җиребезгә чит ил кешеләре килеп җир эшкәртә, мал асрый башламас, дип әйтеп булмый. Шунлыктан игенче-механизатор да, бозау караучы, сыер савучы, белгеч һәм җитәкченең дә үз эшен җаваплылык тоеп башкаруы мөһим. Өстәвенә доллар бәясе үсүе сәбәпле, азык-төлек кебек үк, авыл хуҗалыгында эшне алып бару өчен кирәк булган техникаларга запас частьлар, ашлама, ягулык-майлау материалларының да бәясе күпкә арта, - дип фикерен җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин хуҗалыкларда чыгыш ясаганда.

Узган еллардагы кебек кредитлар алу мөмкин түгел. Булганны саклап, эшне үз көчләренә, үзләре җитештергән продукция хисабына алып барганда гына үзкыйммәтне киметү мөмкин.

-Узган ел тырма тешен 38 сумга алган идек, быел 41 сум булган. Сошникның бәясе 193 сум иде, хәзер 498 сумга күтәргәннәр. Төрәнне (лапа) ике ел элек 320 сумга алдык, аннан 531 сум булды, әле кызыксынган идем, 678 сум, - дип бәяләрне санап күрсәтте "Туган як" җәмгыяте инженеры Рифкать Гарипов. - Булганны саклап эшләргә генә кала.

Тырма теше, сошник, лапа белән генә дә бармый бит әле авыл хуҗалыгы. Әле болары иң кечкенә детальләр. Әмма, кирәк-яракның һәммәсен дә сатып алу өчен кирәкле акча терлекчелектән керә.

Димәк, терлекчегә дә, механизаторга да бер гаиләгә эшләгән кебек, бердәм булып, югалтуларга юл куймыйча эшлисе.

"Туган як" хуҗалыгында ел буена факттагы бер сыердан уртача 3800 килограмм сөт савып алынган.

- Союз вакытында бу күрсәткеч югары санала иде. Әмма хәзер яңа технологияләр кулланган чорда бу бик аз. Үзебезнең район хуҗалыклары арасында күпчелекне 5000-6000 һәм аннан да югарырак күләмдә сөт бирүче сыерлар тәшкил итә. Димәк, шыңарлыларга әле, алардан үрнәк алып, җиң сызганып күп көч куярга кирәк, - дип бәя бирде Гафур Хәсәншин.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: