Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыкларда техникаларның саклауга куелышына уңай бәя бирелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-техника паркының ремонт сезонына әзерлеген билгеләү максатыннан конкурс үткәрелә. Узган атнада министрлыктан килгән вәкилләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергәләп "Симет", "Курсабаш", "Олыяз", "Туган як", "Алтын Саба", "Саба" җәмгыятьләрендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә,...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-техника паркының ремонт сезонына әзерлеген билгеләү максатыннан конкурс үткәрелә. Узган атнада министрлыктан килгән вәкилләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергәләп "Симет", "Курсабаш", "Олыяз", "Туган як", "Алтын Саба", "Саба" җәмгыятьләрендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында техникаларның кышкы саклауга куелышы буенча эш барышы белән таныштылар. Аларның хәзерлегенә конкурс кысаларында бәя дә куелды. Иң югары балл - 170 белән бәяләнде. "Симет" җәмгыяте - 166, "Юлбат" хуҗалыгы - 165 балл җыеп, беренче-икенче урыннарны бүлеште. Бәя кую комиссиясе хуҗалыкларда техникаларның саклауга куелышына уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев