Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәзер балаларны кибеттән алмыйлар

Без тормыштагы начар күренешләргә шул кадәр ияләштек ки, хәзер бернидән дә чирканмыйбыз, курыкмыйбыз. Кеше үтерү, балаларны ташлап китү турындагы язмаларны да жәлләү хисеннән башка укырга өйрәндек. Балаларның интернет «кол»ларына әйләнүе дә күпчелек ата-ана өчен гадәти хәл. «Бөтен кешенең баласы интернетта хәзер, минеке генә елап утырмас», - дигән сүзләрне дә танышларымнан...

Без тормыштагы начар күренешләргә шул кадәр ияләштек ки, хәзер бернидән дә чирканмыйбыз, курыкмыйбыз. Кеше үтерү, балаларны ташлап китү турындагы язмаларны да жәлләү хисеннән башка укырга өйрәндек. Балаларның интернет «кол»ларына әйләнүе дә күпчелек ата-ана өчен гадәти хәл. «Бөтен кешенең баласы интернетта хәзер, минеке генә елап утырмас», - дигән сүзләрне дә танышларымнан еш ишетәм. Күптән түгел генә балалар өчен бәби алып кайту уены барлыгын ишетеп сүзсез калдым! «Кызым белән икәүләп уйныйбыз, кызык бит!» - диде 4 яшьлек нәни кызчык тәрбияләүче танышым. Туктагыз әле, тукта, 4 яшьтә мин (10, 11дә дә) баланы кибеттән алалар дип уйлый идем! Сеңелкәш йә энекәш сорасам, миңа: «Әле акча юк, җыелгач та алырбыз!» - дип җавап бирәләр иде. Дөрес, безнең балачак бүгенгеләрнекеннән шактый аерылып торды: ул чын иде! Компьютер, телефонсыз, әмма болынлы, урамлы, бутыйлы, велосипедлы иде! Шулай да, заман үзгәрә дип, моның кадәр сикеренү кирәкме икән?

Бу уен турында ишеткәннән соң, интернетта «казына» башладым. Балаларга нинди уеннар тәкъдим ителә? Үтереш-атышка кул селтәдек инде, тик хәзер нәрсә белән шаккатыра алалар икән? Эшләремне ташлап, уен уйнарга утырдым. Бала тудыру уенына якыннан тукталмый булмый. Шунсыз күңелем тынычланмый. Уен бернинди «плюс»ларсыз, кем тели - шул уйный.

Хатынның тулгагы тота, бу вакытта уенда махсус киңәшләр чыга, нишләргә кирәклеге күрсәтелә. Аннан инде баланың кайдан, ничек чыгуы тулы экранда сурәтләнә. 3D графика булгач, чынбарлыктан әллә ни аерылмый. Дөресен әйтәм, бу уенны уйнагач, үзем дә бала табудан курка башладым. Сабыйлар нишлидер, әйтә алмыйм. Әбиемә дә күрсәтим әле дип, аны яныма чакырдым һәм… әби мине эт итеп әрләп ташламасынмы! Уенның балалар өчен икәнлеген белгәч, нәрсә дә әйтергә белмәде. Аның да, минем дә тәрбия аңларлык «чидыбыр» түгел иде бу. Миңа каршы чыгып, белеп үссеннәр, дип әйтүчеләр дә булмый калмас. Тик бит әхлак дигән нәрсә бар! Бала табуны уенга әйләндереп, үзе яңа гына дөньяга «чыккан» чебешләргә күрсәтү дөресме икән? Әнә кызлар белән гинекологлар очраша, шул очрашуларда күрсәтелсен, аңлатылсын. Ата-аналар контрольгә алмаса, балалар чыгырдан чыгасын көт тә тор. «Бала тапканнан» соң, икенче уенга күзем төште: мозаика. Тик монда да хайваннар, табигать, мультфильмнарга бәйле мозаика түгел, зурлар уйный торган симулятор уеннарның берсенә бәйле. Нәтиҗәдә чыккан сурәтне тасвирлап кына үтәм, югыйсә реклама дип кабул ителүе бар: ярым шәрә егет белән кыз бер-берсенә сыланышып, назлашып торалар. Уен 3-4 яшьлекләр өчен дигән категориягә керә! Күреп үссеннәр дип әйтүләредер инде. Кайдан чыкканнарын күргәч, анда ничек килеп керүләрен дә күрсеннәр, янәсе…

Танылган уеннарның тагын берсе - буяу (раскраска). Монда инде сайлау мөмкинлеге гаять зур. Тик уен кабат йөрәкне яралый торган булды. Берара Винкс мультфильмы, аннан соң инде аның курчаклары, наклейкалары популярлашты. Бу куркыныч һәм пәригә охшаш уенчыкны шактый ата-ана алды кызларына. Менә шул әкият геройларының миңа иң ошамаган ягы - кыска шорты киюләре. Кендек ачык, күкрәкне бераз гына тукыма каплап тора. Раскраска уенында шундый сурәт килеп чыга. Ни өчен әле кайбер илләрдә Барби курчакларын тыйдылар, ә болар һаман сатуда? Барби курчаклары, шәхсән минем өчен, куркыныч уенчык түгел иде. Алар сыман ябык булырга дигән теләк тә уянганы булмады.

Табигатькә бәйле уеннар юк дип алдашканмын икән. Таптым бит, әй! «Нәни фермер уены» дип атала ул. Дөрес, мондый исемле уеннар буа буарлык. Тик монысы үзенчәлекле: мотоциклда ферма буйлап хайваннарны куып таптатып йөрисең! Һәрберсе саен «очко» өстәлә.

Мәгънәсез уеннар исемлеген чиксез дәвам итеп була. Күңелдә бер сорау туа: боларны кем контрольдә тотарга тиеш икән? Бала психикасы - бик нечкә җеп кебек. Балачактагы тетрәнүләр, куркулар кешене гомер буе озата бара, тиз генә үтми. Әле мәсьәләнең икенче ягы бар: тормышны да уен кебек кабул итү. «Запас гомер» барлыгына ышанып үлгән балалар турында ишетеп торабыз. Янәсе, бер гомере бетсә дә, үлми, уендагы сыман, яңадан башлана. Уйласаң, бигрәк куркыныч. Ә сезнең балагыз нинди уен уйный?

Безнең гәҗит

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев