Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң арзан лаләләр сатыла торган кибет билгеле

8 март бәйрәмен чәчәксез күз алдына да китереп булмый. Ни өчендер, нәкъ менә лаләләр язның беренче бәйрәменең символы булып санала. Бәйрәм көннәре якынлашканда, гадәттә, бу чәчәк розалар белән бер бәягә тиңләшә. Шулай да сатучылар әйтүенчә, кризиска карамастан быел, лаләләр алдагы еллар белән чагыштырганда әллә ни күпкә кыйммәтләнмәгән, хәтта очсызланган да...

8 март бәйрәмен чәчәксез күз алдына да китереп булмый. Ни өчендер, нәкъ менә лаләләр язның беренче бәйрәменең символы булып санала.

Бәйрәм көннәре якынлашканда, гадәттә, бу чәчәк розалар белән бер бәягә тиңләшә. Шулай да сатучылар әйтүенчә, кризиска карамастан быел, лаләләр алдагы еллар белән чагыштырганда әллә ни күпкә кыйммәтләнмәгән, хәтта очсызланган да әле. Чагыштырыр өчен, Казанда чәчәк сата торган кибетләргә юнәлдек. Ни хикмәт, нәкъ менә махсус чәчәкләр сата торган алачыкларда, кибетләрдә тюльпаннар шактый кыйбат йөри. Бер данәсе өчен уртача 60, 70 сум сорыйлар. Ә менә сәүдә үзәкләрендә лаләләрне очсыз бәягә дә табарга мөмкин. Әйтик, "Ашан"да өч тюльпанны 117 сумга алырга була. "Икея"да җиде лалә 249 сум. ОБИда бишесе 169 сум тора, ә менә "Карусель"дә җиде тюльпанны 199 сумга алсаң, бушлай ваза да бүләк итеп бирәләр. Иң арзан лаләләр "Леруа Мерлен" кибетендә булып чыкты, өч чәчкәне 84 сумга алырга була.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев