Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң бай район башлыклары кемнәр

Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Президент аппаратында хезмәт куючылар һәм депутатлар үзләренең 2014 елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен 9 майга кадәр үк тапшырып бетерсәләр, район башлыклары бу эшне һаман суза килде. Бары тик кичә генә "соңгы" башлык еллык табышы белән бәйле "сер"не ачты. Республиканың иң бай 10 район башлыгы исемлеген укучыларыбыз игътибарына да...

Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Президент аппаратында хезмәт куючылар һәм депутатлар үзләренең 2014 елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен 9 майга кадәр үк тапшырып бетерсәләр, район башлыклары бу эшне һаман суза килде. Бары тик кичә генә "соңгы" башлык еллык табышы белән бәйле "сер"не ачты.
Республиканың иң бай 10 район башлыгы исемлеген укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
1. Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы
Бактың исә, Татарстандагы иң бай район башлыгы Тәтешнеке икән. Рәмис Сафиуллов гаиләсе кереме 2014 елда 132,5 миллионнан да артып киткән. Ул үзе 106,6 миллион сум акча эшләсә, хәләл җефетенеке күпкә азрак - 26 миллион сум тәшкил иткән. Документтан күренгәнчә, бүгенге көндә түрәнең 11 җир кишәрлеге һәм тагын 22 кишәрлектә өлеше бар. Әле алай гына да түгел, ул 9 трактор, 3 комбайн, 2 прицеп, ике "КАМАЗ" га хуҗа. Болардан кала ул декларациядә бозау, сыер һәм дуңгыз үрчетү корылмалары, административ һәм офис биналары, гараж һәм тагын берничә бинаны күрсәткән. Шәхси машиналарына килгәндә исә, алар дүртәү: «Тойота Ленд Крузер 200», «Шевроле Нива», «Лада Гранта» һәм «Рено Дастер».
Хәер, Рәмис Сафиуллов әлеге вазифага узган елның октябрь аенда гына билгеләнде. Моңа кадәр ул "Колос" агрофирмасы җитәкчесе иде. Аның кеременең шактый өлешенең нәкъ менә эшмәкәрлектән кергән булуы да бик мөмкин.
2. Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры
Икенче урында - Казан шәһәре мэры Илсур Метшин гаиләсе. Алар 2014 елда хәләл җефете белән бергә барлыгы 91 миллион сум акча эшләгән. Хәер, әлеге акчаларның бары тик 5 проценты гына Илсур Метшинныкы. Калган 86,4 миллион сумны исә гаилә бюджетына Гөлнара Метшина керткән.
3. Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы
Әлеге рейтингның өченче урынында торуга карамастан, Рамил Муллин гаиләсе 2014 елда Тәтеш районы башлыгыныкы белән чагыштырганда алты тапкырга (!) кимрәк акча эшләгән. Алар хатыны белән бергә гаилә бюджетын 22,4 миллион сумга баеткан. Хәер, әлеге акчаларда Рамил Муллинның өлеше әллә ни зур түгел - нибары 4,9 миллион сум гына тәшкил итә. Аның каравы, ул хатыныннан бик "уңган". Калган 17,5 миллион сум акчагы нәкъ менә хәләл җефете эшләгән.
4. Айдар Метшин, Түбән Кама шәһәре мэры
Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин гаиләсендә акчаны шулай ук хатын-кызлар күбрәк эшли. 2014 елда әлеге гаилә барлыгы 19,8 миллион сумлык керем алган. Әлеге акчаларның нибары 3 миллион сумын гына Айдар Метшин керткән. Калган табыш - аның хатыны Наилә Метшинаныкы.
5. Сергей Димитриев, Кукмара районы башлыгы
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев гаиләсе - бишенче урында. Алар хатыны белән бергә 2014 елда 14,6 миллион сумлык табыш алганнар. Әлеге акчаларның 40 процентының гына Сергей Димитриевныкы булуы билгеле.
6. Рәзиф Кәримов, Зәй районы башлыгы
Рәзиф Кәримов гаиләсе узган ел барлыгы 11,6 миллион сумлык керем алган. Әлеге табышның 9,5 миллион сумы Рәзиф Кәримов тарафыннан кертелсә, калган акча белән гаилә бюджетын Зәй районы башлыгының хатыны тулыландырган.
7. Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы башлыгы
Рөстәм Кәлимуллин гаиләсе исә 2014 елда барлыгы 10,7 миллион сумлык табыш алган. Аның хатыны исә узган ел 165 мең сум акча эшләгән. Бу күрсәткечләр 2014 ел белән чагыштырганда 10 тапкырга артыграк. Документта исә керем артуның төп сәбәбе буларак "күчемсез милек сатудан" кергән табышны күрсәткәннәр. Биредә сүз 165 квадрат метрлы фатирны сату турында бара. Әле алай гына да түгел, 2014 елда Рөстәм Кәлимуллин гаиләсендә бер җир кишәрлеге һәм 18 метрлы сарай барлыкка килгән.
8. Наил Мәһдиев, Чаллы шәһәре мэры
Наил Мәһдиев 2014 елда 10,3 миллион сум акча эшләгән. Бу 2013 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 3,3 миллион сумга артыграк. Димәк, Наил Мәһдиев Татарстанның урман хуҗалыгы министры булып эшләгәндә акчаны азрак алган дигән сүз. Ә менә Чаллы шәһәре җитәкчесенең хатыны исә гомумән дә эшләми. Аның каравы, аның Toyota Rav4 машинасы бар. Фатирларына килгәндә исә, алар икәү. Берсе 94,4 квадрат метрлы булса, икенчесенең квадрат метры 198 гә кадәр җитә.
9. Камил Гыйльманов, Аксубай районы башлыгы
2014 елда алар хатыны белән бергә барлыгы 9,85 миллион сум акча эшләгән. Әлеге керемнең нибары 2,63 миллион сумының гына Камил әфәнденеке булуы билгеле.
10. Рамил Гатиятуллин, Баулы районы башлыгы
Билгеле булганча, Рамил әфәнде әлеге район белән узган елның сентябрь аенда гына җиткәчелек итә башлады. 2014 елда исә аның якынча 8,5 миллион сум акча эшләгәнлеге мәгълүм. Хатынының кереме исә 715 мең сум тәшкил иткән. Аларның ике катлы йортлары, 36 һәм 78 квадрат метрлы ике фатирлары һәм бер җир кишәрлекләре бар. Машиналарына килгәндә, Рамил Гатиятуллин Land Rover Range Rover Sport автомобиле һәм Catran-460 катерының хуҗасы булып санала.
Акчаны иң аз эшләүче район башлыкларына килгәндә исә, болар - Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин гаиләсе (2,14 миллион сум), Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров (2,08 миллион сум), Балык Бистәсе районы җитәкчесе Илһам Вәлиев (2 миллион сум), Әлки районы башлыгы Александр Никошин гаиләләре (1,5 миллион сум). Соңгы урында исә - Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин. Аның гаиләсе 2014 елда якынча 961 мең сумлык керем алган.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X