Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көнендә Казан күгенә 2,5 мең залптан торган салют җибәрелә

Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын Казанның төп өч мәйданчыгында - Ирек мәйданында, Җиңү паркында һәм "Казан-Арена" стадионында бәйрәм итәчәкләр. 9 май - Җиңү көнендә сәгать кичке 10да Казансу елгасы өстендә 2 меңнән артык залптан торган бәйрәм салюты җибәреләчәк. Шәһәр күген аллы-гөлле төсләргә күмәчәк салютны карау өчен Казансу елгасының уң...

Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын Казанның төп өч мәйданчыгында - Ирек мәйданында, Җиңү паркында һәм "Казан-Арена" стадионында бәйрәм итәчәкләр. 9 май - Җиңү көнендә сәгать кичке 10да Казансу елгасы өстендә 2 меңнән артык залптан торган бәйрәм салюты җибәреләчәк.

Шәһәр күген аллы-гөлле төсләргә күмәчәк салютны карау өчен Казансу елгасының уң һәм сул як ярларына килеп карарга мөмкин. "Казан" милли мәдәни үзәгендә, "Казан" Гаилә үзәгендә һәм "Казан-Арена" стадионындагы парковкада да бәйрәм салюты ачык итеп күренәчәк.

Бәйрәм салюты шулай ук Җиңү паркында да яңгыраячак. Нәкъ менә биредә сәгать кичке 10да 500 залптан торган салют Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга нокта куячак.

Салют 7 минут дәвам итәчәк, дип хәбәр иткән KZN.RU порталына Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: 27 апрель көнне Казан каласы җитәкчелегенең "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә чыгыш ясап, аннан соң журналистлар белән очрашкан Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, салют 10 минутлык булачак, дигән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев