Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көнендә Казанда машина кую урыннары түләүсез булачак

9, 13, 20, 27 майда паркинглар түләүсез эшли.

9 май, Җиңү көнендә, Казандагы муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә май бәйрәмнәрендә паркингларның эш режимы билгеләнде. Машинаны парковкада калдырган өчен Җиңү көнендә һәм якшәмбе - 13 майда түлисе булмый. Моннан тыш, түләүсез паркинглар 20 һәм 27 май көннәрендә дә эшләячәк.

  • Эш көннәрендә паркинглар 30 — 70 сум тора. Машина урынына түләүне урамнардагы паркоматларда, “Казан паркинглары” порталында, мобиль кушымта яисә sms аша түләп була. Түләмәгән осракта 2,5 мең сум штраф каралган.

Паркинглар урнашкан урыннар “Казан паркинглары” порталында күрсәтелгән.

Фото: https://pixabay.com | manfredrichter

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев