Иң матур эретеп ябыштыручы Мәскәүдә яши
Мәскәүдә яшәүче Александра Ивлева чып-чынлап ир-атлар һөнәрен үзләштергән.
Рәссам, тегүче яисә дизайнер буласы урынга, кыз эретеп ябыштыручы һөнәрен үз иткән.
Александра Инстаграм битендә үзе башкарган эшләрнең фотоларын урнаштырып бара: ал төстәге мистик бермөгез, көмешсу фәрештәләр, сары кресло-самолет һәм башкалар.
Кыз төрле шоу-программалар уздыра. Анда халык стилендәге утка чыдам киемнәрдән киенеп, ул үз иҗатын спектакль формасында күрсәтә. Хәзерге вакытта иң матур эретеп ябыштыручының фотоларын Инстаграмда 6 меңнән артык кеше күзәтеп бара һәм соклануларын белдерә.
Фото: instagram.com/weldqueen.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев