Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң мөһиме – ярату! Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм төрләре арта

Республикада яшәүче күп балалы гаиләләрне яхшы яңалык көтә. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган очракта, өстәмә пособие, дарулар алуга электрон сертификат һәм балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү. Әлеге яңалыклар 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп бала тәрбияләп үстергән әниләргә Казан Кремлендә “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырганда хәбәр итте.

Беренче яңалык: айлык пособие

Ул биш һәм аннан да күб­рәк бала үстерүчеләргә кагыла. Айлык керемнәре җан башыннан исәплә­гәндә яшәү минимумыннан ким­рәк булса, гаи­ләнең һәр әгъ­за­сына 2020 елның 1 гыйнварыннан ай саен өстәмә пособие тү­ләнәчәк.


Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исәпләвенчә, посо­биеның уртача күләме 4,6 мең сум булырга тиеш. Бү­генге көндә республикада бер кешегә айлык ке­ремнәре яшәү минимумыннан түбән­рәк булган, 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 627 гаилә бар. Бу чаралар өчен республика бюджетыннан өстәмә 236 миллион сум акча бү­ленеп биреләчәк.


Сүз уңаеннан, бүгенгә Татарстанда яшәү минимумы – 9 170 сум.

Икенче яңалык: бакча өчен түләүдән азат итү

Өч һәм тагын да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр дә ярдәмнән читтә калмый. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булса, сабыйларны балалар бакчасына йөрткән өчен акча түлә­мәячәкләр, алар аннан тулысынча азат ителә.


– 7 меңнән артык бала бакчага бушлай йөриячәк. Хәзер ул гаиләләр гомуми сум­маның 50 процентын түли. Бу ярдәм күп балалы әниләргә сабыйларын ир­тәрәк бакчага тапшырып, тизрәк эшкә чыгу мөм­кин­леге тудыра, – ди “Бердәм Россия” партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашкан, “Бала-Сити” оешмасы җи­тәкчесе Альбина Насыйрова.


Моның өчен республика бюджетыннан 44,7 миллион сум өстәмә акча бү­ленә.

Өченче яңалык: даруларга электрон сертификат

Өч һәм тагын да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр­гә, айлык керемнәре яшәү ми­нимумыннан азрак булса, балалары өч яшькә җиткән­че, ел саен даруларга 10 мең сумлык электрон сертификат бирү дә каралган. Бала үс­тергән кеше белә: сабыйлар кечкенә чакта бигрәк тә еш авырый һәм даруларга байтак акча китә. Сертификат һәр сумы санаулы гаилә бюджетындагы акчаны янга калдырачак. Әлеге ярдәмне 17631 бала алыр, Татарстан бюджетыннан еллык чыгым 176 миллион сум булыр дип исәпләнелә.


Хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алын­ган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләр саны – 35 200 ти­рәсе. Рөстәм Миңнеханов фи­­керенчә, әлеге яңалыкны ишле гаиләләр хуплаячак һәм аның нәтиҗәсе дә яхшы булачак. Узган ел республика казнасыннан 77 миллиард сум акча шушы максатка, ягъни  аналарны һәм балаларны кайгырту өчен бүлеп бирел­гән.


– Бер-береңне ярату, хөр­мәт итү, үзара аңлашу кебек гаилә кыйммәтләрен сак­лау, гаилә институтын тер­гезү ки­рәклеген бүген аеруча аң­лыйбыз, – диде Рөс­тәм Миң­неханов.

 

“Киләчәк тә бүгенге кебек булсын!”

Күп балалы гаиләләрне башкалага чакырып олылау тантанасы Балаларны ха­лык­ара яклау көнендә оештырылды. Президент фике­ренчә, Татарстанда иң дус­танә, тату, нык, күпмилләтле гаиләләр яши. Быел ел башыннан 5283 яңа гаилә барлыкка килгән. Республикада гаиләгә икенче һәм өченче баласын алып кайтучылар байтак.


Президент кулыннан бүләк алучылар арасында Чаллыдан Ирина Аблукова да бар иде. Әлеге ихтирам казанган ананы 11 бала тәр­бияләүче дип таныштырдылар. Гаиләнең төп туендыручысы Александр – сак хез­мәтендә, озак еллар шә­һәр­дәге коррекцион мәк­тәп базасында балаларны кул эш­ләренә өй­рәтү белән шө­гыль­ләнгән. Әтиләрен­нән күреп, агач эшләнмәләр ясауга балалары да бик һәвәс икән. Уллары егет кешегә җитмеш төрле һө­нәр дә аз икәнен кеч­ке­нәдән белеп үсә. Хәер, ишле гаиләдә эшне ир-атныкына, хатын-кыз­ныкына бүлеп тору юк, барысын да бергәләп эшли­ләр: керен дә юалар, ашарга да пешерәләр. Олыраклар эне-сеңел­ләрен караша. Эштән бушаган арада бергәләп ял да итәләр.


– Олы кызыбызга  – 24 яшь, кече улыбыз алты яшь­тә генә әле. Без кадерле әти-әни генә түгел, әби-бабай булу бәхетен дә татыдык. Гаи­ләдә аңлашу булганда,  ба­рысына да ирешәсең, тормыштагы вак-төяк кыен­лыклар онытыла ул, – ди Ирина ханым.


Кама Тамагы районындагы “Нармонка” агрофир­масының өченче филиалында эшләүче Алсу Җи­һан­ги­рованың да ул көнне бәхет­ле дә, дулкынландыргыч та миз­гел­ләре иде. Аларның гаилә­сендә биш бала үскән. Уллары Ранис мәктәпне “биш­ле” билге­лә­ренә генә тәмамлап, ата-анасын шатландырган. Тырыш егеткә Казан дәүләт медицина универ­ситеты­ның дәвалау факультетын тәмам­ларга да күп калмаган, алтынчы курста белем ала икән. Төпчек уллары Раяз балалар бакчасына йөри.


Казаннан алты бала анасы Лилия Вәлиева, Чир­ме­шән районыннан биш бала үс­тер­гән Лариса Трофимованы да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр бир­деләр, рәх­мәт әйттеләр. Кукмара райо­нының Татар Тулбасы авылында яшәүче, авырлыклардан курыкмыйча, дүрт малайны, бер кызны дөньяга тудырган Зөл­фия Миң­неха­но­ваның да сөе­­нечле хис-той­гылары тышка чыккан иде.


– Кремльгә хәтле барасын белгәч, ничек барып керермен, ничек кабул итәр­ләр, дип кайгырдым. Бер дә куркасы түгел икән, бинасы бик матур, рәхәт, андагы хез­мәткәрләр әллә кайчан бел­гән кеше кебек каршы алды. Президентыбыз Рөс­тәм Миң­неханов та, күңел­лә­ребезне күреп, җы­лы сүзләр әйтте. Райо­ны­бызның социаль як­лау хез­мәткәрләре, транспорт ягын кайгыртып, Казанга алып баруны оештырды, ба­рысына да рәхмәт, – ди Зөлфия Миңнеханова.


Бәйрәм була да бетә. Ишле гаилә башка көннәрдә ничек яши, акча җиткерә аламы, авыр түгелме?


– Бөтенесен акчага гына кайтарып калдыру дө­рес түгел, – ди Зөлфия. – Акча күп булса да бетә, аз булса да җитә, дип әйтәләр бит әле. Ирем – ышанычлы кеше, балаларым әйбәт. Улларым кыз­ларга алыштыргысыз, бө­тен эшемә булышалар, кызымда – егетләр холкы, бер­нәрсәдән куркып тормый. Беренче баладан соң бер­ничә ел тапмый тордым да, аннары бер-бер артлы китте... Пособие алып торабыз, ана капиталына районнан бүлмә, трак­тор алдык. Җир ки­шәрлеге дә бирде­ләр. Балалар үскәч, аны ничек кулланырга икән­не үзләре карар. Бүгенгебез начар тү­гел, киләчәгебез дә шулай булсын!

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев