«Иң зур авырлык – балаларымның елмаюын күрмәү»
Узган атнада үзенчәлекле чыршы бәйрәмендә булырга туры килде. Үзенчәлекле – чөнки үзенчәлекле балалар өчен оештырылган. Инвалид дип атап булмый аларны, алай дияргә тел әйләнми…
Чыршы бәйрәмен оештыручы Венера ханым белән телефоннан сөйләшәбез. Бөтен сорауларыма җавап бирә, мин шалтыратканда алмый калса, үзе киредән шалтырата, бәйрәмгә чакыру кәгазен электрон почтама җибәрә. Билгеләнгән көнне «Ак барс» яшьләр үзәгенә чыршы бәйрәменә киләм. Беренче каттагы фойе балалар белән тулган. Әһә, чыршы бәйрәменә җыела башлаганнар. Төрле почмактан: «Әни, Кыш бабай да буламы?», «Миңа да бүләк бирәләрме?» – кебек сораулар яңгырый. Бәйрәм көтәләр сабыйлар.
Мин килеп җиттем, дип, Венерага шалтыратам. «Хәзер каршы алам», – ди. Бер минут та үтми, фойеда ике кеше күренә. Берсе кара күзлек кигән, димәк, күзләре күрми. Икенче ханым аны җитәкләгән. Туп-туры миңа таба киләләр. Минем белән телефоннан сөйләшкән, «Все вместе» дигән хәйрия фондына нигез салган, хәзер менә 600 балага Яңа ел бәйрәме оештырып йөргән Венера Иванцова шушы кара күзлек кигән ханым икән инде! Нәкъ менә шушы мизгелдән бәйрәм чарасы үзенчәлекле төсмер ала. Бәйрәмгә җыелган сабыйлар гына түгел, аны оештырган кешесе дә үзенчәлекле булып чыкты бит әле.
«1нче ИЮНЬДӘ БАЛАЛАРНЫ КОТЛАМЫЙБЫЗ»
«Все вместе» хәйрия фонды әле зур түгел – өч ел элек кенә теркәлгән. Лицензиясендә «Бөтен Русия буенча эшли алалар» дип язылган. Чыршы бәйрәмен ел саен оештыралар икән. Бирегә килгән 600 бала да авыру түгел. Араларында әти-әнисе ташлап киткән, матди хәле катлаулы булган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Бөтен саны тигез булган, тулы гаиләдә үсүче сабыйлар да килгән. «Без балаларны авыруга, сәламәткә бүлмибез. Алар – балалар. Аларга шатлык, бүләкләр, бәйрәм кирәк. Сау-сәламәт балаларның әти-әниләре бу чарага билет сатып алып килә. Шул рәвешле мохтаҗ балаларга матди ярдәм дә күрсәтәләр, үз баласына башка төрле балалар булуын да аңлата алалар. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең барлыгын белеп үскән балалар йомшак күңелле, кешелекле була. Тормышта күрмәүчеләр – аерым, йөри алмаучылар – аерым, сәламәтләр аерым яшәми бит, барыбыз да бергә яшибез, шуңа күрә бөтенебез бер булырга тиешбез», – дип сөйли Венера Иванцова.
Бер чыршы бәйрәме генә уздырып калмый алар. Проектлары – бихисап. Югыйсә, Венера ханым көн саен фондның офисына эшкә барып йөрмәс иде. Май аенда, мәсәлән, «Балаларга елмаю бүләк ит!» акциясен оештыралар икән. «1нче июньдә генә бернәрсә дә оештырмыйбыз. Бу көнне бөтен кеше балаларны исенә төшерә, котлый. Ә без ул балалар белән ел дәвамында көн саен эшлибез», – дип сөйли Венера ханым. Бәйрәмнәр генә оештырып калмыйлар, билгеле, балаларга дәвалану өчен акча җыярга да ярдәм итәләр.
Хәйрия фондын оештыру бер хәл, аңа ярдәм итәрдәй кесәле абзыйларны, иганәчеләрне дә табарга кирәк бит әле. «Все вместе» РФ Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе белән бик дус икән. «Ул – дәүләт оешмасы. Аларга хәйрия өчен бер тиен дә акча бирелми. Хезмәткәрләр үзләре җыешып, безгә ярдәм күрсәтә. Бик зур рәхмәт аларга!» – ди Венера Иванцова. Икенче зур ярдәмчеләре – «Татхимфармпрепараты» оешмасы. «Бүләкләрне ел саен алардан сорау уңайсыз, дип, быел башка оешмаларга мөрәҗәгать иттек. Ярар, ярар, диделәр. Көне килеп җитә башлагач, кайсы «онытканбыз» диде, кайсы «инвалидларга социаль яклау бүлегеннән болай да ярдәм бар ич» диде. Бәйрәмнең булу-булмавы сорау астында калды. Шуннан «Татхимфармпрепараты» оешмасы җитәкче Тимур Ханнанов янына бардык. Берсүзсез ярдәм итте, бүләкләр алырга акча бирде, аңа рәхмәтебез зур», – дип сөйләде Венера ханым.
«АВЫР БУЛСА ДА КИТМИМ»
«Настоящий праздник» коллективы артистлары чып-чын бәйрәм ясады. Балаларны котларга Кыш бабай белән Кар кызы да, Эт тә, хәтта Африкадан индеец та килде. И шатландылар инде балалар! Бер-берсенә шар атышып уйнадылар, Кыш бабай йөрми торган балаларның янына килеп, сакалын тоттырып каратты, йөри торганнар сәхнәгә кадәр менеп күңел ачты. Әти-әниләр, яшереп кенә, күз яшьләрен сөртте.
Килгән кунакларга юл күрсәтеп, төрлечә ярдәм итеп торган волонтерларның яшьләр булуына игътибар иткән идем. Төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары икән. Ел да шулай булышып торалар, ди. Ә Венера ханымны җитәкләп алып килгән волонтер Олеся Балык Бистәсеннән булып чыкты. Шуннан Казанга тиклем килеп йөри! Ул үзе дә тулысынча сәламәт түгел, җиңелчә формадагы ДЦП анда. Чыршы бәйрәменә алты яшьлек улын да алып килгән. «Улымның барысына да әзер булып үсүен телим», – ди Олеся.
Бәйрәм бер сәгать тирәсе дәвам итте. Авыру балалар озак утыра алмый, шуңа күрә шулай әз генә җитми калырлык булырга тиеш. Өйләренә кайткач та күңелләре булып сөйләячәк, киләсе елга да көтеп алачак әле алар ул бәйрәмне.
Кунаклар әкренләп таралыша, ә без Венера ханым белән сөйләшүне дәвам итәбез. Янында ике яшьлек кечкенә кызы Саша бөтерелә. 5 яшьлек Ренатасы читтәрәк йөри. Анысы инде зур – әнисенең эше барлыгын аңлый, шуңа күрә комачауламый. «Мондый чараларга гел кызларымны ияртеп барам. Күреп, белеп үссеннәр. Күңелләре йомшак булыр», – ди Венера. «Ә ирегез?» – дим. Бөтен кешенең дә ире табыш китерми торган эштә эшләүне хупламый бит. «Хәйрия фондын теркәгәндә ике гамәлгә куючы кирәк иде. Ирем миңа ярдәмгә килде, икенче гамәлгә куючы булып язылды. Хәзер дә: «Әгәр эшлисең килә икән – эшлә», – дип тора. Авыр булса – кит, ди. Анысын болай гына әйтә инде: бик авыр булса да башлаган эшемне ташламаячагымны белеп тора бит», – ди Венера.
«ҮЗ ПЕНСИЯМ ДӘ КЕРЕП КИТӘ»
Венера – Казан кызы. Тупырдап торган сау-сәламәт бала булып дөньяга килгән. Берникадәр вакыттан соң гына баланың күзләре күрмәве ачыкланган. Табиблар хатасы икән, тудырганда нәрсәнедер дөрес эшләмәгәннәр. Венераның әти-әнисе табибларга йөреп караган, билгеле. Тик бик соң мөрәҗәгать итү сәбәпле, операция дә булышмаган. Шулай итеп, Венера гомер буе «атрофия зрительного нерва» диагнозы белән яшәргә дучар ителгән.
Күзләре күрми торган кызны башта Уфадагы махсус балалар бакчасына биргәннәр, мәктәпкә керер вакыты җиткәч, йә Мәскәүгә, йә Самарага (ул вакытта – Куйбышев шәһәре) барыгыз дигәннәр. «Әти бик гаилә җанлы кеше иде. Әти-әнисе исән чагында балам өйдә торачак, интернатта яшәмәячәк, диде. Шулай итеп, Казандагы бөтен тормышны ташлап, Куйбышевка күчендек. Мин күрмәүчеләр өчен махсус мәктәпкә киттем», – дип искә ала Венера. Шунда сеңлесе Альбина дөньяга килә, шунда Венера югары педагогик белем ала. Тик әтиләре генә гел туган шәһәре Казанны сагынып яши. Һәм алар, ничә елдан соң, кире Казанга күченеп кайталар. Әтиләре генә исән түгел икән инде, 2004нче елда вафат булган.
Венера педагогик белем белән генә тукталып калмый, Казан университетының (ул вакытта – КДУ) юридик факультетына укырга керә. Ул факультетка керү элек тә җиңел булмаган, хәзер дә җиңел түгел бит. Юкка гына «блатной» факультет дип аталмый инде ул. Венера минем авызымны ачып аптырап торганымны күрми, тик тавыш-тынсыз торуымнан чамалый булса кирәк, сөйләп китә: «Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган идем. Кабул итү комиссиясенә килгәч: «Сеңлем, бу – юрфак. Монда синең медальләрең беркемгә дә кирәк түгел», – диделәр. Шуңа күрә башкалар кебек үк имтихан тапшырып, конкурс нигезендә керергә туры килде. Башта кешегә дә санамадылар. Гади кеше балалары әз иде безнең төркемдә, барысы да – зур-зур абзый балалары. 1996нчы ел бу. Брайль системасы буенча бернинди дәреслек тә, җайланма да юк. Мин башкалар белән бертигез дәрәҗәдә укырга мәҗбүр булдым. Дәрестә укытучы сөйләгәнне тыңлап утырам һәм үзем белгәнчә язып барам, өйгә кайткач кабатлыйм. Имтиханнар җитә башлагач, минем кирәгем чыкты. Яхшы укый идем, төркемдәшләремә булышкаладым. Ә алар, дәреслекне өйләрендә кычкырып укып, шуны кассетага яздырып, миңа бирәләр иде. Мин өйдә шул кассеталарны тыңлап та өйрәндем. Университетны кызыл дипломга тәмамладым».
Бүген дә судларда кеше хокукын яклап йөри икән Венера. «Бер дә йөрмәс идем, тик кайвакыт акча бик кирәк була. Хәйрия фондларына дәүләттән бер тиен акча бүленми бит. Ә минем анда алты хезмәткәр эшли. Аларга хезмәт хакы түләргә кирәк. Без офис арендалыйбыз, анда интернет, факс, телефон бар. Өйдә генә эшләсәң, кешеләр дә, иганәчеләр дә ышанмый. Менә шушыларга акча юнәлтү өчен судларга алынырга туры килә дә инде. Кайвакыт үземнең пенсиям дә кереп китә, бер тиенсез калам», – дип сөйли Венера. Пенсия акчасы ун мең сум инде ул.
«АЛЛАҺТАН ИКЕ КЫЗ БАЛА СОРАДЫМ»
Сүз әкренләп гаиләгә барып тоташа. «Куйбышевта мәктәптә укыганда, бер укытучыбыз гел шушы сүзләрне кабатлый иде: «Тормышта бер генә авыру кеше булырга тиеш. Икең дә авыру булсаң, ул инде тормыш булмый, өегездән чыкмыйча, үз мохитегездә генә бикләнеп яшәячәксез. Син үзеңә сәламәт кеше тап. Ул сәламәт булса, син дә аның шикелле булырга тырышачаксың. Ә үзең шикелле кеше булса, ярар инде, шулай да яшәп була бит, дип уйлаячаксың». Һәм мин юлыма бер яхшы кешене чыгар дип Аллаһтан гел сорый идем», – ди Венера.
Көннәрдән бер көнне дус кызы белән паркта йөргәндә, болар янына бер ир-ат килеп сәгать сорый. Тел төбеннән шунда ук аңлашыла инде: сәгать кирәк түгел аңа, кызлар белән танышасы килә. Озатып куйыйм әле, дип теләген дә белдерә. Ә кызлар горур: «Кирәк түгел, без үзебез дә озаябыз!» – диләр. Венера, ир-атның күбрәк үзе тирәсендә бөтерелгәнен чамалап, өстәп куя: «Белеп торыгыз, мин бу күзлекне матурлык өчен генә кимәдем. Минем күзләрем күрми. Сезгә тормышта андый авырлык кирәкме?» Сорауга җавап бирергә ашыкмый ир. Шулай да кызлардан да калмый. Боларның кайсы якка барганнарын ачыклап, мин дә шул якка барам бит, дигән булып, автобуска да кызлар белән бергә утыра. Венераның телефон номерын да алуга ирешә. «Үзебезгә кирәк тукталышка җиткәнче үк төшеп калдык без. Әлеге ир-аттан котылдык дип уйлаган идек. Тик ул икенче көнне үк миңа шалтыратты», – дип сөйли Венера. Шулай итеп йөреп китәләр, өйләнешеп тә куялар.
Гаилә булгач, бала да була бит инде. Ә Венера балага узарга бик курка. Үзе кебек күрми торган бала табып куйса? Ярый да ире бер сукырга түзә, икегә түзеп тора алырмы? Ташлап китмәсме? Шушы сорауларга җавап табарга кирәк була аңа. «Мин Казандагы бөтен генетикларны йөреп чыктым. Курыкмыйча тап, синең күрмәвең – табиблар хатасы гына, нәселдән күчә торган чир түгел, диделәр. Шулай дигәч и канатландым инде! Аллаһтан кыз теләдем. Ике кызым булсын иде, дип. Һәм Ул миңа ике кыз бирде дә».
Венераның әнисе исән-сау, балаларны ул караша. Хәер, Венера өйдә бөтен эшне үзе дә башкара ала инде – ияләшкән. Авырлыклар турында сөйләргә яратмый ул. Зарланудан барыбер файда юк бит. «Сау-сәламәт кеше иртә белән тора, чәчләрен тарый, матур итеп киенә, ашарына әзерләп ашый да үзенә кирәк җиргә чыгып китә. Ә миңа шулай барыр өчен, кем мине озатып куяр, кем мине каршы алыр икән, дип уйларга кирәк. Кайвакыт тиз арада чыгып китәргә кирәк була, ә янда беркем юк. Менә шундый вакытларда утырып елыйсылар килә. Тик иң зур авырлык бу түгел. Хәзер инде мин үзем өчен түгел, балаларым өчен яшим. Минем аларны күрәсем килә. Тотып карап була, билгеле: башы, ике күзе, ике колагы, аяк-куллары бар. Тик аларның кемгә охшаганын, елмайганын күрәсем килә. Икесен ике кулыннан җитәкләп, алар белән урамга чыгасым, менә бу шундый кош, бу шундый агач, бу яшел, ә бу кызыл төс, дип аңлатасым, чын әни буласым килә», – ди Венера. Һәм, җебеп киткәненә үз-үзен гаепләгәндәй, сүзне тизрәк икенчегә бора, кызларын кочаклап ала да: «Ә шулай да мин бик бәхетле. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәсем, бәхет үк булмаса да, шатлык өләшеп яшисем килә», – дип елмая.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев