Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Иҗат булган җирдә табыш та бар

    Эшне буш җирдә башлап та уңышка ирешергә була. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әнә шундый фикердә. Аның эшенә күз салсак, моның шулай булуына ышанырга була. Ул җитәкчелек камытын кигәндә филар­мониянең үз концерт залы да юк иде әле. Бүген залны зурайту эшләре бара. Зур концерт залы төзү ихтималы...

    Эшне буш җирдә башлап та уңышка ирешергә була. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әнә шундый фикердә. Аның эшенә күз салсак, моның шулай булуына ышанырга була. Ул җитәкчелек камытын кигәндә филар­мониянең үз концерт залы да юк иде әле. Бүген залны зурайту эшләре бара. Зур концерт залы төзү ихтималы да юк түгел.

    17-1
    - Сүзне ерактанрак башлыйк әле. Заманында сезне Камал театры директоры булыр дип көткәннәр иде. Ә сез тоттыгыз да филармониягә китеп бардыгыз.


    - Тарих язмышларны үзенчә яза. Халыкның, Ходайны көл­де­рәсең килсә, планнарың турында кычкырып сөйлә, дигән әйтеме дә бар бит әле. Алдан фаразлаган еш кына чынга ашмыйча кала. Шулай да, театр минем өчен иң якын җир булып калды. Анда мин беренче тормыш сабакларын алдым, хәтта күзем ачыл­ган җир дип әйтеп була. Һәр кешенең тормышында борылыш чоры була торгандыр. Шундый чорда миңа берничә тәкъдим ясалды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә директор итеп бил­геләнү мөм­кинлеге бар иде, мин анда бармадым. Татар ТЮЗына кодаладылар - ризалашмадым. Тинчурин театры да ни өчендер күңелгә ятмады. Дүр­тенче тәкъ­дим филармония белән бәйле иде. Күрәсең, 27 яшьлек егетнең эшне яңабаштан башлыйсы, азмы-күпме тупланган тәҗри­бәне дә сынап карыйсы килгән­дер. Җиң сызганып эшкә алындым. Шулай итеп 13 ел вакыт узып та киткән. Хәзер бу оешма мине тулысынча үзенә "йотты" дияргә була. Филармония белән бергә мин дә үзгәрдем. Аны яңабаштан төзеп чыгарга туры килде. Мин эшкә алынганда ул Казанның Гоголь урамында иде, 70 еллыгына үз концерт залы булдырылды. Бу - безнең өчен бик зур алга китеш. Бүген филармония - әле күтәрелеп килүче оешма.


    - Биредә янә ремонт башланган икән. Филармониядә нәрсәләр үзгәрәчәк?


    - Хуҗалыгы булган кеше бе­лә, йортны һәрвакыт карап, тө­зәткәләп, яңартып торырга ки­рәк. Биредә исә түбә алмаштырылачак. Дөрес, заманында анда да ремонт ясалган иде, әмма без бер нәрсәне күз уңыннан ычкындырганбыз. Сугыш елларында тө­зелгән һәрбер бинадагы кебек, монда да җылыту өчен торф салып калдырганнар. Аның массасы 560 тонна чамасы. Бу авырлыкның бина нигезенә тәэ­сирен берничек тә аклап булмый. Шуңа күрә без аннан котылырга булдык. Шулай итеп тү­бәдән 60 йөк машинасы чамасы туфрак кына чыгарылачак. Бу безгә балконны киңәйтеп, 100 урын өстәргә мөмкинлек бирә­чәк. Әлегә биредә 600 урын бар иде, киләчәктә ул 700гә җитәр дип уйлыйбыз. Бу исә безнең керем тагын 10 миллион сумга артачак дигән сүз. Болар, әлбәттә, якынча саннар. Чөнки барысы да тамашачыга уңайлы булсын дип эшләнә. Рәтләр авыш ясалып, киләчәктә балконнан тамаша кылу, залга караганда уңайлырак та булып куймагае әле.


    - Искегә тисәң, исең китәр дигән әйтем дә бар бит әле. Ниятләр изге булып та, килеп туган кыенлык-каршылыклар кү­ңелне сүрелдерергә мөм­кин.


    - Башлаган эшебез киңәшле булса да, каршылыклар булмый калмады. Бу, беренче чиратта, документ эшенә килеп төртелә. Шуңа күрә балконны киңәйтү эше әлегә тоткарланып килә. Юкса түбәне үзгәртү нәтиҗәсендә 600 тонна чамасы авырлыктан котылабыз, ә урыннар санын арттырып нигезгә шуның урынына 40 тонна гына авырлык өс­тибез бит. Аңлашылмаучанлык хәл ителер дип уйлыйбыз. Әлегә залны суыту җайланмасын урнаштыру эше бара.


    - Бу тоткарлыклар сезонны вакытында ачарга кома­чау­ламасмы?


    - Андый куркыныч туса, без кайбер эшләрне туктатабыз гына. Чөнки гыйнвар аена кадәр бө­тен көннәр концерт-тама­ша­лар өчен бүленеп беткән.


    - Сез һәр әңгәмәдә Казанга зур концерт залы кирәк дип әйтәсез, тәкъдимнәрегезне җит­керәсез. Ничек уйлыйсыз, бу мәсьәлә хәл ителерме?


    - "Йолдызлык" фестиваленең гала-концертында Президент Рөстәм Миңнеханов та Казанга зур концерт залы кирәклеген әйтте. Ә ул әйткән сүзен гамәлгә ашырмыйча калмый. Шуңа күрә өметләр зурдан. Чыннан да, зур залга мохтаҗ без. Күптән түгел Мәскәүдә командировкада булдым. Анда яңа гына Музыка йорты төзелде. Бу бинада 1700, 700, 500 урынлы өч зал бар. Уртача залда спектакльләр уйналса, кеч­кенәсендә оркестр музыкасы яңгырый. Зур залда исә дөнья­күләм танылган артистлар, төр­кемнәр үз концертларын оештыра. Зур зал дигәндә, әлеге Музыка йортын өлге итеп алырга була. Ләкин бу зал да эстрада концертлары өчен бик үк кулай түгел. Әлеге дә баягы урын мәсьәләсе. Чөнки дөньякүләм билгеле артистлар зур аудито­риягә эшли, шуңа күрә бик үк җайлы булмаса да, концертларны зур спорт залларында билгели. Алар исә кыш айларында гына азмы-күпме бушый. Башка вакытта безне урап узалар. Ә бит Казан Россиянең спорт башкаласы булып танылды. Ул күзгә күренеп үзгәрә. Элеккеге бөтен стереотиплар җимерелә дигән сүз.
    Элек Казан халкы зур концертларны Мәскәүгә барып караса, хәзер киресенчә булырга мөмкин. Әйтик, филармониянең 2016 ел сезоны расписаниесе тулган. Бу - Татарстан коллективлары чыгышлары гына түгел, Россия коллективлары гастроль­ләре дә дигән сүз. Мисалга соңгы арада бик популярлашып киткән "Ком шоуы"н алырга мөмкин. Ел буена тәгаенләнгән 66 концерт­ның эчтәлеген абонементларны сатып алганда танышырга мөм­кин. Сүз уңаеннан, абонементлар тамашачыга җаны теләгән жанр белән танышу мөмкинлеге бирә. Бу эстрада концертыннан алып, опера, оперетта, балет, рок, джазга кадәр. Без боларның барысын да тамашачы соравына карап, тиешле күләмдә җиткереп торырга тиеш. Бу шул ук базар инде. Тамашачыны күбрәк нинди жанр кызыксындыра, шуны тәкъ­дим итәчәкбез.


    - Менә сез опера, балет ди-сез. Бу жанрларга кагылып, башка оешмалар өлешенә ке­рәсез булып чыга түгелме соң?


    - Жанрларның кушылуы, тамашаны төрләндерү бүген га­дәти хәлгә әйләнде. Әйтик, операны концерт рәвешендә оештыру популярлашып китте. Академик жанрлардан читләш­кән халык кызыксынып шундый концертларга йөри башлады. Без дә үзебезнең "шулпа"ны төрлән­дерү ягын карыйбыз. Шулай итеп абонементларга балет кебек жанрлар да керде. Абонемент төрләндерү өчен чит ил төркем­нәрен сатып алырга кирәк. Бу эшне башка калалардагы филар­монияләр белән эшләсәң, ул безгә, димәк, тамашачы кесәсенә дә очсызга төшә. Самара, Тольятти, Екатеринбург, Мәскәү филар­монияләре белән уртак проектларыбыз шактый.


    - Ярый, зур концерт залы да төзелде ди. Аны файдалануга да зур әзерлек кирәк бит әле. Төзелеш тәмамлангач, куллануга тапшырылгач, аны тоту, тамашачы күпләп җыю­ның бик авыр, хәтта булдыра алмаслык гамәл икәне дә ачык­ланырга мөмкин.


    - Зур форматта эшләргә көч туплау күптән башланды инде. Безгә авырлыгы булмас дип уйлыйм. Чөнки әзер проектларыбыз, челтәрле эш системасы бар инде безнең. Зал бит үзен акларга, акча эшләргә дә тиеш. Бөтен әйбер әзер булгач, без бу бинаны ничек карап тотарбыз, үз көне­безне ничек күрербез икән соң, дигән сорау тумаска тиеш.


    - Димәк, сезнеңчә, мәдә­ният учреждениесе халыкка хезмәт күрсәтүдән бигрәк, акча эшләү урыны...


    - Кемгә генә эш кушып мө­рәҗәгать итсәгез дә, иң беренче аның хакы, әҗере белән кызыксыначаклар. Шуңа күрә мин иң беренче табыш мәсьәләсен хәл итәргә кирәктер дип уйлыйм. Акча эшли белү татлы, шул ук вакытта ул төн йокыларыңны да качыра. Шуңа күрә табыш ала белмәгән оешмадан үзегезгә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсә­түләрен көтмәгез. Иҗат оешмасы финанс якны кайгырту белән шөгыльләнергә тиеш түгел диючеләрне исә, күзгә карап алдаучылар, дияр идем. Андый җирдә иҗат була алмый. Иҗат халыкны тарта торган көч ул. Әгәр халык тартылмый икән, табыш булмый. Шуңа күрә буш залга ишарәләп, иҗат белән аклану шагыйранә ялган булып чыга. Халыкны алдап булмый аны. Бер килүендә хезмәт күрсәтү канә­гатьләндермәсә, башка анда аяк та басмаячак. Директор бу җәһәттән артистлары өчен дә, тамашачы өчен дә бердәй уңайлы шартлар тудырырга тиеш.


    - Мәдәни продуктны сату, әлеге үзенчәлекле даирәдә үз урыныңны булдыру серлә­ренә ничек төшенергә соң? Бер караганда, үзегез дә - бизнес өлкәсеннән ерак гап-гади авыл малае...


    - Аның хикмәте әнә шул авыл малае булудадыр да әле. Әти-әни бервакытта да кешегә, кем булуына карамастан, дорфа җавап би­рергә рөхсәт итмәде. Бервакыт миңа хәтта кызмачарак бер агай белән исәнләшмичә үткән өчен дә яхшы гына эләккән иде. Кешелекле бул, һәр кешенең сү­зенә колак сал, гамәлен өйрән, дип үстерде алар безне. Һәрбер ке­шедән нәрсәгәдер өйрәнеп була. Бу аның нинди канәфи би­ләвенә бәйле дә түгел иде. Әти, һәрбер кеше - шәхес, дип тә колакка киртләп куйган иде. Бу сүзләрнең хаклыгына яши-яши төшенәсең. Чыннан да шулай бит, кешенең мөмкинлекләре чиксез, үзеңне максатка юнәл­тергә, үзгәрергә, камилләшергә генә кирәк. Минем урынымда да теләсә кем эшли ала. Әмма нәти­җәләр төрле булыр иде. Кемдер бик яхшы эшләп китә алыр иде, кемдер кайтышрак, кайсыдыр ташлап китәргә мөмкин. Кайсы гына эшкә то­тын­саң да, аны яратырга кирәк. Уңыш шул чакта килә. Мин бүген азартта, планнарым зурдан. Әле безнең эшлисе эшләребез бик күп. Филармо­ниянең үз залы булганга 7 генә ел. Әмма ул зәвыкны кү­тәрү, мәдәниятне үстерү буенча күпме эш эшләде.


    - Филармониада булсынмы ул, башка чарамы, сез дөнья­­күләм билгеле шә­хес­ләрне чакырырга тырышасыз. Алар биредә булган шартлардан канәгатьме?


    - Иосиф Кобзон филар­мо­ниядәге эш оештырылу җәһә­теннән канәгать булып, бик матур теләкләр теләп китте. Атак­лы скрипкачы Светлана Безродная сәх­нәгә күтәрелгәч: "Мин дө­нья­дагы бөтен илне йөреп чыктым. Чираттагы гаст­ролем - Казанда. Биредәге филармонияне телефоным бе­лән фотога төше­реп йөрдем. Бу сурәтләрне баш­кала филар­мо­ния­ләренә үрнәк буларак күр­сәтәсем килә. Иҗат йорты менә нинди халәттә булырга тиеш", - дип соклануын белдер­гән. Чыннан да, бу сорауга мин түгел, тамашачы һәм сәхнәгә күтәрел­гән артист җа­вап бирер­гә тиеш. Әлегә дәгъва белдергән, ка­нәгать­сезлек күр­сәткән кеше юк. Дөрес, әлеге сорау Мәскәү­нең Музыка йортына килеп кер­гәч, миндә дә туды. Сәхнә мөмкин­лекләре анда бермә-бер зуррак. Без әлегә үзебезне киләчәктә зур залыбыз булачак дип юатабыз. Бездә ут һәм тавыш белән эш­ләүче хезмәт­кәр­ләр бик көчле. Алар иң катлаулы җиһазларда да эшли алачак. Шундый җиһазларның бер­сенә минем дә күзем төште. Димәк, филармония тамашачыны тагын гаҗәп­ләндерәчәк әле.

    ("Ватаным Татарстан", /№ 95, 03.07.2015/)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: