Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүчеләр Билгеле

9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан «Фотоларда – Җиңү кайтавазы» дип аталган фотобәйге игълан иткән идек.

Аның шарты буенча газета укучылар үзләре төшергән фотоларны редакциянең электрон адресына юлларга тиешләр иде. Бәйгегә  күп  фоторәсемнәр  алдык. Хәтта  Үз бәкстанның Сәмәрканд шәһә рендә узган бәйрәм мизгелләре белән дә фотолар аша танышу мөмкин булды.  Төрле  елларның бәйрәм чаралары сурәтләнгән  фотолар һәрберсе үзенчәлекле, аларда  сугыш михнәтенең бар ачысы чагыладыр кебек. Олыяздан Энҗе Га ли уллина, Сабадан  Гөлнара Гарипова, Альбина Салихова,  Иске Икшермәдән Гүзәлия Әхмәтҗанова, Сабада туып-үсеп, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Эльвира Мостафина  юллаган фотолар иң яхшы сюжетлы дип табылып, җиңүче булып танылдылар.

Фото авторларын спонсорыбыз – агач-полимер композит материалдан зәвыклы ишекләр, аркалар сатучы «АкваДвери» компаниясе   «Саба таңнары» газетасына язылганлыкка  квитанцияләр белән бүләкләде.  Ә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Эльвира Мостафина туган төбәге  яңалыкхәбәрләре белән  газетаның электрон вариантыннан таныша алачак. Алга таба да тәкъдим ителәсе конкурсларда актив һәм бердәм булырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев