Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде балага гомер биргән

 Бу көннәрдә  Тимершык авылында яшәүче  Рәшидә  Галәветдин кызы Биктимерова   95 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. 

 

Рәшидә Биктимерова Тимершык авылында дүрт балалы гаиләдә туа.  Туган авылында 7 сыйныф белем ала. Сугыш чорында көче җиткән барлык эшләрдә катнаша.  Урман кисә, вагон төйи, симәнә ташый, кул белән бәрәңге утырта,  урак ура.  1949 елда авылдашы Миннемулла исемле егет белән гаилә коралар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 1975 елда, 51 яшендә вафат була. Балаларының һәммәсе дә  тормышта үз урыннарын табып, лаеклы  тормыш кичерәләр.  Рәшидә Биктимерова  колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Рәшидә апа кызы Сәрия тәрбиясендә балалары,  онык-оныкчыклары  хөрмәтендә  гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев