Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде яшеннән аяксыз калган Фирдәвес апа "Ярдәм"гә килгәч, беренче тапкыр театрга барды

Сабадан Фирдәвес апа Сәфәрова белән ул "Ярдәм"гә коляскада һәм таяклар белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен "Бер-беребезгә терәк булыйк" дип аталган курслар вакытында таныштым. Үзенең гадилеге, эчкерсезлеге белән белән сокландырды ул мине. Фирдәвес апа белән әңгәмә дә яздырдык. Сөйләшә торгач,аның үзәге нык булуга (русча аны "стержень" диләр) инандым. Ул тормышта...

Сабадан Фирдәвес апа Сәфәрова белән ул "Ярдәм"гә коляскада һәм таяклар белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен "Бер-беребезгә терәк булыйк" дип аталган курслар вакытында таныштым. Үзенең гадилеге, эчкерсезлеге белән белән сокландырды ул мине. Фирдәвес апа белән әңгәмә дә яздырдык.

Сөйләшә торгач,аның үзәге нык булуга (русча аны "стержень" диләр) инандым. Ул тормышта үзен бик кирәкле итеп хис итеп яши. Аяклары йөрмәсә дә, туганнарына булышып яши. Ашын да пешерә, балаларын да караша. Аллаһы Тәгалә, юлларын ачып, барыбер җиңеллек бирәчәген белеп яши.

Бу кешеләр дөнья ләззәтләренә кызыкмый. Мин аннан: "Сезнең тормышыгызны беркайчан да үзгәртәсегез килмәдеме?" - дип сорадым. Мин гаилә коруны күз алдында тоткан идем. Ә ул миңа үзенең коляскада урамга кадәр чыгарга хыяллануы турында әйтте. Фирдәвес апа Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши, икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәнгә риза була белә.

Ютубтагы "Ярдәм ТВ" каналы "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды ярдәм итә!" циклында фонд ярдәм күрсәткән, биредә таяныч һәм сыену тапкан кешеләр турында роликлар тәкъдим итә. Фирдәвес апа турында да шушы роликларның берсе сөйли.

Римма Гатина.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев