Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Идел елгасында йөз квадрат метр мәйданда май табы барлыкка килгән

2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре май аккан урынны сорбент белән эшкәртә.

Казаннан ерак түгел Идел елгасында зур май табы йөзеп баруын күргәннәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 9.35 сәгатьтә «Эчке су юллары Идел бассейны администрациясе» федераль бюджет учреждениесе диспетчеры хәбәр иткәнчә, Казаннан ерак түгел Идел елгасында йөз квадрат метр мәйданда май табына юлыкканнар.

Урынга Казан эзләү-коткару төркеме оператив төркеме килә. Алар ачыклаганча, май табы елга агымыннан өстәрәк булганлыктан,  аның су алу корылмасына эләгү куркынычы юк.

2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре май аккан урынны сорбент белән эшкәртә. Хәзерге вакытта май табының Иделгә ничек эләгүен ачыклыйлар. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев