Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игезәк малайларга ярдәм буларак, Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концерты узды

Салават Фәтхетдинов һәм аның сәхнәдәш дуслары катнашында концерт бүген, 22 июньдә дә узачак.

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында хәйрия концертлары башланып китте. Беренче икесен сәхнәдәш һәм иҗатташ дуслары ярдәме белән Салават Фәтхетдинов оештырган. Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе концертларны дәвалануга мохтаҗ авыру балаларга ярдәм йөзеннән үткәрә. Концерт “Яшәрүче Татарстан” фестивале кысаларында уздырылды.

 Ð‘лаготворительный концерт учеников Салавата Фатхутдинова

Филармония бакчасына халык, концерт башланырга бер сәгать алдан ук килеп, сәхнә каршына куелган әрҗәгә акчасын әкренләп сала да башлады. 150 ләп кеше утырып караса, әкренләп агылган басып караган халык исәбе белән тамашачылар саны дүртләтә арткандыр. Концерт дәвамында “Салават” җыр театры артистлары Ядкәр Хәбибуллин һәм Таһир Гайнуллин акчаның бертуган игезәк 12 яшьлек Артур һәм Альберт Мостафиннарга дип җыелуын искәртеп торды. Малайларда ДЦП диагнозы, өстәвенә күз нервлары өлешчә зарарланган. Аларга Белгород шәһәре “Сакура” медицина үзәгендә дәвалау курсы узу өчен 423 мең сум акча кирәк.

“Хәерле кич, җыр-моң сөюче һәм игелек эшләргә әзер торучы тамашачылар! Халыкның шундый әйтеме бар: игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Шушы матур кичтә без, артистлар да, тамашачылар да, игелекле эш эшләргә җыелдык. Игелекле эш югалмас дигән әйтем бар. Без бүген игезәк Альберт һәм Артур Мостафиннарга дәвалану өчен акча җыябыз. Кем күпме булдыра ала, шушы тартмага акча салабыз”, - дип сәламләде тамашачыларны Ядкәр Хәбибуллин.

Әйтергә кирәк: җырчылар бушка җырлап кына калмады, тамашачыларга үрнәк күрсәтеп, җыр барышында үзләре дә тартмага акча салды.

Концертны Салаватның шәкертләре Фәнил Галиуллин, Регина Шакирова ачып җибәрде. Аннары сәхнәдән икешәр җыр белән Раяз Фасыйхов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рафил Җәләлиев-Эльмира Гыйльфанова, Илгиз Хәсәншин, Нурзадә, Искәндәр Шакиров, Илшат Вәлиев, Резидә Шәрәфиева, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова чыгыш ясады. Салават Фәтхетдинов исә, концертны тәмамлап, өч җыр бүләк итте.

Салават Фәтхетдинов хәйрия концертларын уздыру филармония директоры Кадим Нуруллин идеясе булуын билгеләп узды. “Мин бу эшне бик сөенеп кабул иттем. Балаларга ярдәм юнәлешендә 30 елдан артык шөгыльләнәм. Шушы эстафетаны олы кызым Лианага тапшырасым килә. Аны өйрәтәм, аның беренче эше итеп кабул итегез, - дип мөрәҗәгать итте җырчы тамашачыларга.

Благотворительный концерт учеников Салавата Фатхутдинова

Концертка Салават Фәтхетдиновка рәхмәт әйтергә килүчеләр дә булды. 13 яшьлек Илдар Сафиуллин бик сирәк очрый торган куркыныч авырудан интегә. Хосписта ятканда, Салават аңа туган көненә видеокотлау юллаган булган. Илдарның әнисе җырчыга рәхмәт йөзеннән бүләккә шәмаил алып килгән иде. “Мондый дусларым минем бик күп. Без аларны ярышларга чакырабыз. Минем улым да хәзер шуның белән кызыксына. Монысы инде сезгә кирәкле әйбер түгел. Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел. Кеше үзе белеп эшләргә тиеш”, - ди җырчы.

Алып баручыларның, җырчыларның да хәйриягә өндәве бушка китмәде: концерт дәвамында, бигрәк тә азагына таба, әрҗәгә акча салу активлашты.

Благотворительный концерт учеников Салавата Фатхутдинова

Салават һәм аның сәхнәдәш дуслары катнашында концерт бүген 22 июньдә дә узачак. Ядкәр Хәбибуллин аның 19.00 дә башланачагын игълан итте. Кичәге артистларга Илназ Баһ, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров һәм башкалар кушылуы ниятләнә. Бүген җыелган акчалар ДЦП белән авыручылар – Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүдә профессор Скворцовның дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен, Казаннан бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” тернәкләндерү үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак.

 Ð‘лаготворительный концерт учеников Салавата Фатхутдинова

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев