Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Игътибар: «ЭКОлидер» республика бәйгесе старт ала

Конкурска гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә

БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

  • 01 сентябрь – 15 ноябрь Гаризалар кабул итү
  • 16 ноябрь – 06 декабрь Материалларны конкурс комиссиясе тарафыннан карау
  • декабрь Җиңүчеләрне бүләкләү

Материаллар Министрлыкка түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75 нче йорт, шәхсән үзе, почта аша яки eco.pros@tatar.ru электрон почтасы аша, «ЭКОлидер» бәйгесе» тамгасы белән.

КОНКУРС ТӨРКЕМНӘРЕ

«Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • Су ресурсларын саклау
  • Атмосфера һавасын саклау
  • Калдыклар белән нәтиҗәле эш итү
  • Экологик куркынычсызлык өлкәсендәге иң яхшы проект

Катнашучылар: Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә өлеш керткән сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр

«Җирле үзидарә органнары» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен
  • Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен

Катнашучылар: Муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре

«Экологик белем бирү» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү
  • Гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү
  • Югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү

Катнашучылар: Балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, югары уку йортлары

«Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен
  • Гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен
  • Югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эшчәнлеге өчен

Катнашучылар: Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү оешмаларында һәм югары уку йортларында тәрбиячеләр, укытучылар һәм педагоглар

«Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • Иҗтимагый берләшмәләр
  • Гражданнар

Катнашучылар: Иҗтимагый оешмалар һәм шәхси катнашучылар

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» КОНКУРС ТӨРКЕМЕ

НОМИНАЦИЯЛӘР:

  • Иң яхшы телесюжет
  • Иң яхшы радиосюжет
  • Электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы
  • Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы публикация
  • Иң яхшы экоблогер/видеограф

Катнашучылар: Журналистлар, блогерлар, видеографлар

Һәр номинациядә I, II, III урыннарны бирү каралган.

ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ

Телефоннар:

  • 8(843) 267-68-11 – экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге
  • 8(843) 267-68-22 – экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге проектларны пропагандалау бүлеге

Электрон почта: Eco.pros@tatar.ru – гаризалар җибәрү өчен

Бәйге турында тулы мәгълүматны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram мессенджерындагы рәсми битләрендә табарга мөмкин.

Тэги: окс ОКС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев