Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсы башланды

1 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Мәктәп эко-патруле" республика конкурсы башланды. Максаты: Татарстан мәктәпләрендә укучыларны әйләнә-тирәлекне яхшырту буенча практик эшкә җәлеп итү; халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне киң таныту; Татарстан мәктәпләрендә укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү. Конкурста катнашу өчен мәктәп укучысына дәрестән бушаган вакытында чүплекләрне...

1 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Мәктәп эко-патруле" республика конкурсы башланды. Максаты: Татарстан мәктәпләрендә укучыларны әйләнә-тирәлекне яхшырту буенча практик эшкә җәлеп итү; халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне киң таныту; Татарстан мәктәпләрендә укучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү. Конкурста катнашу өчен мәктәп укучысына дәрестән бушаган вакытында чүплекләрне кесә телефоны белән фотога төшереп, фотосурәтләрен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрергә кирәк. Табигатьне саклау органнары чүплек буенча чаралар күргәч, укучыга аны бетерелүен раслаган фото беркетелгән хәбәр җибәреләчәк. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Фотосурәтләрне иң күп җибәргән укучыларга уку елы азагында кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев