Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

И.Халиков: “Директорлар һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштерергә кирәк”

Хәзерге вакытта мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштергән система булдыру һәм аны мөмкин кадәр автоматлаштыру зарур. Бүген Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры Илдар...

Хәзерге вакытта мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштергән система булдыру һәм аны мөмкин кадәр автоматлаштыру зарур.

Бүген Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый максат куйды. Мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укытучыларның эшен җиңеләйтү өчен матди чаралар һәм техник мөмкинлекләр табылачак. Хисапның кайсысы кирәк, кайсысы юк икәнен аңлау өчен, узган елда тапшырылганнарына анализ ясау зарур, дип саный Хөкүмәт башлыгы.

Илдар Халиков утырышны уздыру урынының очраклы рәвештә сайланмавына игътибарны юнәлтеп, әлеге мәктәп республика мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту мисалы булып тора, дип билгеләп үтте. "Соңгы 5 елда бу юнәлештә зур эшләр башкарылды, искиткеч шартлар булдырылды, иң яхшы укытучылар һәм белгечләр эшенә этәргеч бирә торган күп кенә яңа программалар гамәлгә ашырылды", - диде. Илдар Халиков сүзләренчә, бу, яңа объектлар төзү һәм яңа системаны гамәлгә кертү бишьеллыгы булудан тыш, иң беренче чиратта, нигезне үзгәртеп кору бишьеллыгы булды. Ул Татарстанда белем бирү сыйфаты мәсьәләсендә күрсәткечләрнең начар булмавын, соңгы елларда аларның тагын да яхшыруын искәртте.

"Россия күләмендә үткәрелгән тикшеренүләр безнең укучыларның нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 10-20 процентка югары булуын раслый", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Шул ук вакытта Татарстанда, лидер мәктәпләр беләр беррәттән, аутсайдер-мәктәпләр бар, соңгылары, барлык балалар сыйфатлы белем алсын өчен, тигез шартлар булдыруга ирек бирми. Әлеге уңайдан иң яхшы мәктәпләрне стимуллаштырудан кала, аутсайдер-мәктәпләр өчен авыр хәлдән чыгу юлларын табу мөмкинлеге булдырган система төзү заруриятенә тукталды.

Мәктәпкәчә белем бирү системасы турында сүз йөрткәндә, Илдар Халиков Татарстанда балалар бакчаларының күпләп салынуын билгеләп үтте.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышында искәртеп узганча, былтыр республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү кысаларында капиталь төзекләндерү һәм төзелеш хисабына 127 объектта 12 меңгә якын балага урын булдырылган. "2015 елда республикада 83 белем бирү оешмасы бинасы төзелде, шулардан 13е лицензия алган яки лицензияләштерүгә тиешле документлар тапшырган", - диде министр.

"Соңгы максат - җылы бүлмәле матур бина гына түгел, ә, иң беренче чиратта, - нәтиҗәгә ирешү", - дип басым ясады Илдар Халиков. Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә аерым игътибар юнәлтү заруриятен билгеләп үтте.

Премьер-министр 2015 елның икенче яртыеллыгында мәктәп автобусларының күбесенең күзәтү кырыннан читтә калуы ачыклануын искәртеп, киләчәктә моңа юл куелырга тиеш түгел, андый автобуслар маршрутка чыга алмый, дип таләп итте. Аның сүзләренчә, терроризм һәм янгын кыркынычсызлыгы, тукландыруны оештыру мәсьәләләре дә өстенлек юнәлешләр рәтендә кала бирә.

Илдар Халиков тәрбия мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән генә горурланырга тиеш түгел. Әлеге уку йортын 5-10 ел элек тәмамлаучылар арасында наркоманнар, үз-үзләренә кул салган, җәмгыятькә каршы гамәлләр кылган яшьләр юк икән, бу да - күрсәткеч. "Мәктәп, һичшиксез, - белем бирелә торган урын. Әмма, иң беренче чиратта, ул булачак татарстанлыны, россиялене, гомумән, уңышлы кешене тәрбияләү урыны", - дип саный.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, республикада белем бирү өлкәсендә шартлар булдырылу, хезмәт хаклары арту белән беррәттән, мәгариф системасы хезмәткәрләренә карата таләпләр дә сизелерлек дәрәҗәдә артты. Бу уңайдан ул белем бирү өлкәсендә хезмәт куючыларга мөрәҗәгать итеп: "Беренче елларда моның билгеле бер киеренкелек тудыруы сизелсә, бүген мин сезнең башлангычны, иҗатны, үз эшен яратып һәм теләп башкаручы кешеләрне күрәм. Татарстан Республикасы мәгариф ситемасында күпчелекне нәкъ менә шундыйлар тәшкил итә. Бик зур рәхмәт Сезгә!" - диде ТР Хөкүмәте җитәкчесе.

Утырыш ахырында исә мәгариф системасы хезмәткәрләренә Илдар Халиков дәүләт бүләкләре, Энгель Фәттахов тармак бүләкләре тапшырды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев