Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре исемлеге билгеле булды

Концерт программасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Болгар кызлары» триосы, Илгиз Мөхетдинов, Әлфис Галиуллин чыгыш ясады.

 II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләрне котлау тантанасы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә уздырыла.

Катнашучыларны җиде номинациядә бәяләделәр. I дәрәҗә лауреат исемендә 21 катнашучы җиңүче дип табылды. II дәрәҗә лауреат исеменә 24 катнашучы лаеклы булды. III дәрәҗәдә 21 катнашучы җиңү яулады.

«Балаларны тыңлагач, юк, татар теле әле бетмәгән, аны беркем дә берничек тә бетерә алмас дип уйлыйм. Россиянең төрле почмакларында яшәгән татар балаларының татар шигыренә булган хөрмәтен күргәннән соң миндә бер фикер туды: менә шушындый балаларны тәрбияләсәк кенә, чын татарлар булачак. Алар безгә халыкны зурлавы белән үрнәк күрсәтә», — диде Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

Концерт программасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Болгар кызлары» триосы, Илгиз Мөхетдинов, Әлфис Галиуллин чыгыш ясады. Шулай ук бәйге лауреатлары шигырьләр сөйләде.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев