Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ИКаРенок" Бөтенроссия ярышлары

“ИКаРенок" – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны инженер фәненә иң кече яшьтән үк җәлеп итүгә, интеллектуаль һәм иҗади потенциалны үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның лидерлык һәм коммуникатив күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән уникаль бәйге. 30нчы апрель көнне Саба 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы командасы зурлар төркемендә тәрбияләнүче Хабирҗанова Адилә һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нуруллин Алим составындагы «ИКаРенок» Бөтенроссия ярышларының VI региональ сайлап алу этабында катнашты һәм 1нче урынны яуладылар.

Балалар "Саба урман хуҗалыгы" проектын лаеклы якладылар. Проект өстендә эшләгәндә, балалар агач эшләнмәләр ясау процессын һәм технологиясен өйрәнделәр. Алар элекке вакытта агач материалларның ничек эшләнүен өйрәнделәр, видеофильмнар карадылар, «Саба урманчылыгы»нда эшләүче мастерларның эшчәнлеге белән таныштылар. Ахырдан балалар LEGO робот техник җыелмасыннан урман хуҗалыгын камилләштерү өчен югары технологияле механизмнар ясадылар. Проект балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы килеп чыкты. Балаларны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулап, һәрвакыт алга барырга телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев