Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Ике атнадан Бәраәт кичәсе

Быел ул 21 майдан 22сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.

Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәсе. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһис-сәлләм агасы хәзрәте Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өндәгән. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда "Әлхәм" сүрәсеннән соң "Аятел-Көрси" белән "Иннә-әңзәлләһ" сүрәләрен укырга кирәк.

Бу кичәдә өч мәртәбә "Йәсин" сүрәсе укырга кирәк. Беренче мәртәбә "Йәсин" сүрәсен укыганда Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сорарга, икенче мәртәбә "Йәсин" укыганда Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорарга кирәк. Өченче мәртәбәсендә бәрәкәт артсын дип теләргә кирәк.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев