Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике кеше ис тиеп агуланып үлгән

Татарстанның Нурлат районында Клиновка тимер юл разъезды бистәсендәге шәхси йортта булган бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, 1968 елгы ир-ат һәм 1969 елгы хатын-кызның гомере өзелгән.

Аларның яккан мичтән чыккан истән агуланып үлгәнлеге фаразлана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге 9да идарәнең Кризислы вазгыятьләрдә идарә итү үзәгенә полициядән шәхси йортта 2 кешенең ис тиеп агуланып үлүе турында хәбәр килеп ирешә.
Мәетләр Нурлат үзәк хастаханәсенең моргына китерелгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтә: исле газдан (углерод окисе) агулану - кешенең үлемгә китерергә мөмкин иң авыр халәтләреннән берсе булып тора. Кагыйдә буларак, ул авыл җирендә мичнең төзек булмавы һәм дөрес эшләмәве нәтиҗәсендә, шулай ук кеше янгында, эшләп торган килеш бикле автомобильдә булганда килеп чыга. Исле газның иң таралган чыганаклары - төзек булмаган газ, май, утын мичләре, газ җиһазлары, бассейннарда су җылыткычлар һәм төтен чыгара торган двигательләр. Мич ярыклары, томаланган төтен юлы, кар белән капланган яисә җилдән сакланмаган мич торбалары сөрем газының торак бүлмәләрдә таралуына китерергә мөмкин.
http://www.kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев