"Икеле"ңне төзәтергә кил!
- Бердәм дәүләт имтиханнарыннан начар билге алучыларның 25-30 проценты әлеге мөмкинлектән файдаланмаган. Шуңа күрә сынауларны болай уздыру нәтиҗәле түгел. БДИны ел дәвамында кабул итүче бәйсез үзәкләр булдыру турындагы закон проекты әзерләнде. Сынау биргән өчен укучы дәүләт пошлинасы түләргә тиеш булачак, - дип белдерә Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов. Россиядә БДИны кабат...
- Бердәм дәүләт имтиханнарыннан начар билге алучыларның 25-30 проценты әлеге мөмкинлектән файдаланмаган. Шуңа күрә сынауларны болай уздыру нәтиҗәле түгел. БДИны ел дәвамында кабул итүче бәйсез үзәкләр булдыру турындагы закон проекты әзерләнде. Сынау биргән өчен укучы дәүләт пошлинасы түләргә тиеш булачак, - дип белдерә Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов.
Россиядә БДИны кабат тапшырырга теләмәүчеләр саны 10 меңгә җиткән. Әйтик, математикадан 32 мең укучы белемнәрен тагын бер кат сынап карарга булган. Тик укучыларның 20 проценты имтиханга бармаган. Ә рус теленнән 9 мең укучының 30 проценты "2ле"се белән килешкән. Гомумән, көзге имтиханнар тыныч кына узган. Кагыйдә бозу очраклары теркәлмәгән. Имтихан барышын 800дән артык кеше онлайн тәртибендә күзәткән.
Быел республика буенча имтихан бирә алмаучылар Әлмәт районында шактый булган. 11 нче сыйныф укучыларының 3,46 проценты аттестатсыз калган. Мөслимдә андый укучылар 2,94 процент булса, Баулыда бу сан - 2,83, Апаста - 2,63, Югары Осланда - 2,38, Актанышта - 1,91, Спаста - 1,59. Бу исемлекне тагын дәвам итәргә була. Ә менә Бөгелмә, Минзәлә, Ютазы, Зәй, Балтач, Менделеевск, Арча, Лаеш һәм башка районнарда барлык укучылар да аттестат алуга ирешкән.
Бездәге укучылар көзге имтиханнарга ни дәрәҗәдә җаваплы караган? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 7-22 сентябрь көннәрендә 9 нчы сыйныф имтиханнарын (ДЙА) вакытында тапшыра алмаган яки нәтиҗәләре начар булган укучыларга өстәмә имтиханнар оештырылган. Математика сынавына - 749, рус теленә 398 укучы кертелгән. Алар арасында икешәр фәннән имтихан бирә алмаганнар да булган. Бу юлы 727 укучы белемен исбатлый алган. Ә 40 укучы исә 9 нчы сыйныфта утырып калган. Әлегә БДИны кабат бирү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар юк.
Татарстанда да кайбер укучыларның көзге сынауларга исе китмәгән. Белгечләр моны аларның кабат стресс кичерергә теләмәве белән аңлата. Арада әни булырга җыенучылар да бар. Көллияткә кабул иткәч, тынычланып та калганнардыр, бәлки. Иң мөһиме, әлеге укучылар урамда калмаган. Мәктәпләр җәй буе имтиханнарга кабат әзерләү белән шөгыльләнделәр. Әлмәт мәгариф идарәсендәге БДИ һәм ДЙА бүлеге баш белгече Оксана Хәлимова белдергәнчә, укучылар билгеләрен яхшырту өчен тырышкан. Тугызынчы сыйныф укучыларының 150се дә "2ле"сен төзәткән. ДЙАны быел 2 меңләп укучы тапшырса, шуларның 931е урта һөнәри уку йортларына укырга кергән. Көзге дулкынга БДИны бирә алмаган 38 укучы килгән. Тик өчесенең кабат математикага "теше үтмәгән".
Теләче районында тугызынчы сыйныф сынавын 1 кеше бирә алмаган. Ул белемен яхшыртып, укуын дәвам итә. Ә БДИны бирә алмаган бердәнбер укучы начар билгегә дә риза, күрәсең. Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, ул бала кабат БДИ бирү газабын кичерергә теләмәгән. Хәзер көллияттә укый икән. Чирмешән районы мәгариф бүлеге белгече Наталья Малешина белдергәнчә, 9 нчы сыйныф укучыларының 14енең билгесе начар булган. Әмма хәзер алтысына былтыргы дәресләрне икенче кат үзләштерергә туры килә.
Ә математикадан БДИ тапшыра алмаган кыз имтихан пунктына бөтенләй килеп тормаган. Мөслим районында хәлләр ничек икән? Билгеле булганча, әлеге район быел белем күрсәткечләре рейтингында иң ахыргы урында тора. Анда 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлардан соң 4әр укучы "2ле" алган. 9 нчы сыйныф укучыларының нибары берсе генә имтиханын кабат бирә алмаган. Ә 11 нче сыйныфны тәмамлаган укучылар имтиханнарга бөтенләй килмәгән. Алар математиканы авыр үзләштергәннәр. Хәзер көллиятләрдә белем алалар. "Бу укучыларның мәктәптә ике еллары заяга узды. Аларның яхшы баллар туплый алмавында укытучыларны гаепләп булмый. Укучыларның белеме йомшак иде. Алдан ук көллиятләргә барырга киңәш ителде. Әмма колак салмадылар. Инде 10 нчы сыйныфтан соң техникумнарга китәбез дисәләр дә, ахырга кадәр укуларын дәвам иттеләр. Ел дәвамында эшли торган бәйсез үзәкләр булдыруны хуплыйм. Балалар белем ягыннан үзләрен әзер дип санагач, теләгән вакытта барып бирә алачак", - ди район мәгариф бүлегенең БДИ бирү буенча координаторы Лилия Галимова.
- Барлык укучыларга да югары белем алырга димәгән. Быел тугызынчы сыйныф укучыларының яртысыннан артыгы урта һөнәри уку йортларына укырга керде. Узган ел 5 ресурс үзәге ачылса, быел тагын тугызы үз ишекләрен ачачак. Анда белем алучыларга эш тә булачак, хезмәт хакы да. Моңа кадәр, ике дипломы булып та, кайбер яшьләр эш таба алмый интегә иде. Бу дөрес түгел, - дип белдергән иде республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов.
Кайбер әти-әниләргә укытучыларның унынчы сыйныфка калырга җыенган көчсезрәк укучыларга мәктәптән китәргә кушу тәкъдиме ошап та бетми. Дөрес, мәктәпнең мондый хокукы да юк. Әмма кайчак ике ел буе ыштан туздырып йөрүдән дә мәгънә юк бит. Техникум, көллиятләргә вакытында барырга кирәк.
Сәрия Мифтахова.
("Ватаным Татарстан", /№ 157, 21.10.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев