Икмәк бәясе: үстермәсәң дә начар, үстерсәң дә...
Бу дөньяда ашлыктан кадерлерәк, ипидән дә тәмлерәк ризык юктыр. Ходай күрсәтмәсен, өстәлеңдә бераз вакыт икмәк булмаса, моның шулай икәнлеген бик тиз аңлыйсың. Әмма ашлык белән ашлык, ипи белән ипи арасында да җир белән күк аермасы бугай. Кайбер төр камыр азыклары кибеттән алган көнне үк искерә башлый, әчегән тәм сизелә. Ипи тышчасындагы каралып көйгән урыннар да – аның сыйфаты түбән булуына ишарә.
Тикмәгә генә күпләр сатучы күрмәгән арада ипигә, аеруча күмәчкә уч төбе белән йомшак кына басып карамыйдыр шул. Күпереп пешкән ипи тышчасы шунда ук үз урынына кайтса, димәк, ул сыйфатлы камырдан пешерелгән. Андый ипинең исеннән хәтта башлар әйләнеп китә.
Шөкер, Татарстанның күп төбәкләрендә берсеннән-берсе тәмлерәк ипи пешерәләр. Белгечләр әйтүенчә, хуҗалыклар сыйфатлы ипи пешерү өчен югары җилемсәле бодайны елдан-ел күбрәк күләмдә җитештерә. Тик менә ашлыкны яхшы бәядән сатып алучы гына кими. Мондый хәлнең сәбәпләре нәрсәдә?
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров cүзләренә караганда, узган гасырның ахырына кадәр ипи пешерүчеләргә югары сыйфатлы онны чит илләрдән шактый кыйммәт бәядән сатып алырга туры килгән. Үзебездә җитештерелгән ашлык башлыча терлек азыгы буларак кулланылган.
Теләк булганда, мөмкинлек табыла. Татарстан галимнәренең чагыштырмача кыска вакыт эчендә дистәләрчә яңа сортлар уйлап табуы шул хакта сөйли. Аларның һәркайсы җирле шартларны искә алып чыгарылган. Хуҗалыкларда яратып кулланыла.
Яңалык беркайчан да җиңел бирелми. Озак еллар дәвамында Мөслим районы “Урожай” колхозын җитәкләгән Татарстан һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мирхаҗиян ага Сәлахов та ул чорны яхшы хәтерли. Хуҗалыкта икмәк пешерү өчен яраклы бодайны күпләп җитештерә башлаучыларның берсе булган ул. Кояшлы көннәр азрак булу сәбәпле, Татарстанда югары җилемсәгә ия бодай җитештереп булмый, дигән фикерләр өстенлек иткән заманнарда мондый эшкә алыну үзенә күрә бер батырлык үрнәге дә булгандыр.
Хәер, алдагы еллар тәҗрибәле игенченең дөрес фикерләвен раслаган. 1994 елда Татарстан хуҗалыкларында 3 нче класслы бодайны 63 мең тонна җитештергән булсалар, тора-бара бодай культурасы республика чәчү әйләнешендә беренче урынга менә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2013 елда республика кырларында язгы бодай мәйданы 500 мең гектарда чәчелгән.
Әмма бу урында халкыбызның “күпкә китсә, бал да ачы” дигән мәкален искә алу урынлы булыр, шәт. Урыннардан алынган хәбәрләргә караганда, амбарларда һәм элеваторларда ятучы йөзләрчә мең тонна югары җилемсәле ипи пешерергә яраклы бодайга хуҗа табу кыен.
Югыйсә ил җитәкчеләре, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, якын араларда ашлык интервенциясе үткәрәчәкләре турында белдереп, игенчеләрне Яңа елга кадәр үк берничә тапкыр өметләндерделәр. Инде менә яз ишек шакый. Ашлык җитештерүчеләргә ярдәмгә ашыгучы күренми.
Дөрес, чик буена, диңгез портларына якын урнашкан хуҗалыклардан ашлык сату артканнан-арта, диләр. Әмма илнең башка төбәкләре дә бар бит әле. Анда да хуҗалыклар ел дәвамында маңгай тире түгеп, ашлык җитештерә. Ил башлыклары андыйлар турында ни өчендер һаман онытып җибәрә.
Ашлыкны амбарларга, элеваторларга урнаштыру белән эш бетми бит әле. Аны киләсе елда да күпләп җитештерәсе бар. Бүген исә хуҗалыкларның амбарлар һәм элеваторлар өчен эшлисе килми. Шул сәбәпле, соңгы берничә ел эчендә югары сыйфатлы бодай җитештерү күләме бермә-бер кимегән. Әйтик, 2016 елда элеваторларга 280 мең тонна 3 нче класслы бодай сакларга куелса, узган ел бу күрсәткеч 134 мең тоннага калган. Эшләр болай барса, икмәк пешерергә яраклы ашлыкны яңадан читтән сатып ала башламабыз дип кем ышандыра ала?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев