Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәккә бәя арткан очракта Татарстанда социаль ипи сатачаклар

Ашлык сатып алу бәясе арту сәбәпле, җитештерелгән товар бәясе дә үзгәрергә мөмкин, ди министр.

Ашлык бәясе арту сәбәпле, Татарстанда социаль ипи пешереп сатуга субсидияләр бүленергә мөмкин. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйтте.

  • Социаль ипи – икмәк эшләнмәләренең бер яки берничә төре, аңа дәүләт фиксацияләнгән бәя куя яки дәүләт бюджетыннан дотация бүленә. Бу төр ипи составы ягыннан башка ипиләрдән аерыла. Әйтик, андагы май һәм шикәр күләме кимрәк була.

Марат Әхмәтов, ипигә бәягә арткан очракта, социаль ипи пешереп сату турында да әйтеп узды. “Әлегә кирәге чыкмаса да, бу төр механизм кулланылырга мөмкин. Узган ел белән чагыштырганда, быел икмәккә бәя ике тапкырга артыграк”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр быел ашлык бәясенең сизелерлек дәрәҗәдә артуын әйтте. Шуннан чыгып, ипигә бәянең артырга мөмкинлеген фаразлады. “Икмәкнең сатып алу бәясе арту товар җитештерүчеләр өчен файдага. Әмма ул шул ук вакытта җитештерелгән әзер продукция бәясе сикерүгә дә китерергә мөмкин”, - диде ул. 

Марат Әхмәтов шул ук вакытта бу продуктны куллануда үзгәрешләр булуын әйтте. "Дөрес, без хәзер елдан-ел ипине азрак ашыйбыз. Бер кеше башына тәүлеклек норма нибары 260 грамм туры килә. Әмма икмәк ул – сәясәт. Шуны онытырга ярамый”, - диде министр.

Министр былтыр ашлыкның үзкыйммәтеннән дә арзанракка сатылуын искә төшерде. Мәсәлән, товар җитештерүчеләр узган ел өченче класслы бодайны нибары 6-7 сумга саткан.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев