Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икътисад министрлыгы Татарстан үзмәшгульләренә ташламалы микрозаймнар белән ярдәм итәчәк

1 декабрьдән башлап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә ярдәм итү өчен эшләнгән «Үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына гаризалар кабул ителә башлый.

Татарстандагы үзмәшгульләр саны ике ел эчендә 100 меңгә якын кешегә җиткән. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым системасын кертү буенча илнең сынала торган дүрт субъектыннан берсе булды. Режим ярдәмендә республика халкы үзләре өчен минималь чыгымнар белән эшкуарлык эшчәнлеген легальләштерә алды.

Продукт шартлары нигезендә, микрозаймны шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «һөнәри керемгә салым»  режимын кулланучы физик затлар алырга мөмкин. Шул ук вакытта заемчы кимендә 6 ай дәвамында үзмәшгуль статусында теркәлгән булырга һәм бизнес алып бару территориясе буларак Татарстанны сайларга, кредитны түләү вакытына бурычка алучының яше 65 елдан да артмаска тиеш.

Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен, елына 6% ставка белән табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә.

Микрозаймга гаризалар 1 декабрьдән ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм фонды»на кабул ителә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны  https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев