Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Кашапов Питрәч районы башлыгы булды

Депутатларга яңа район башлыгын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Илһам Кашапов Татарстанның Питрәч районы башлыгы булды. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганакларыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны - Илһам Кашаповны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте. Утырышта җирле советның 42 депутатының 41е катнашты. Совет Илһам Кашаповны Питрәч районы башлыгы итеп сайлануына тавыш бирде.


“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Питрәч районы Советының барлык депутатлар корпусына минем кандидатураны Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасына күрсәтүдә ышаныч белдергән өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм”, - дип җиткерде Илһам Кашапов.

Яңа башлык район алдында торган бурычларны билгеләп үтте. “Төп бурыч итеп, районны социаль-икътисади яктан үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, заманча яшәү һәм хезмәт шартларын тудыру дип саныйм. Бу эшләрне төп юнәлешләрне тормышка ашырудан башка, ә аларның берсе инвестицияләрне җәлеп итү, мөмкин түгел”, - диде Илһам Кашапов.

Моннан тыш ул, икътисади отышлы һәм көндәшлеккә сәләтле җитештерүне булдыру, шулай ук алга таба авыл хуҗалыгын үстерүне атады.

Илһам Кашапов Питрәч районында Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты булып тора. 2016 елның сентябреннән “Казан кошчылык фабрикасы”н җитәкли.

Татарстанның Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров үз вазифасыннан китте Эдуард Дияров Питрәч районы башлыгы хезмәтен 2013 елның сентябреннән башкарган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Питрәч районы советы утырышында район башлыгы отставкасы кабул ителде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев