Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт ОНЛАЙН

Концерт Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп барачак.

Бүген күренекле татар җырчысы,  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакировка 83 яшь тула. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган традицион концерт була. Мондый концертларны Татар дәүләт филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.

Концерт «Кара урман аша…» дип атала. Ул Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп бара. Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры белән башланачак. Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда «Россия» телеканалы журналистлары тапшырган. Соңрак аны галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән.

Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре яңгыраячак. Шулай ук композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләрен ишетеп булачак.

Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле башкара.

Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

 

Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт - онлайн-трансляция

Башлану: 15 февраль 18:30

Фото: архив tatar-inform.ru/Расих Фәсхетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев