Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакировның туган көн концертыннан [фоторепортаж]

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Тукай бүләге иясе Илһам Шакировның туган көне уңаеннан концерт узды. Сәхнә түрендәге экранда мул сулы елга агышы пәйда булды. Мәшһүр җырчының да иҗаты әнә шул мул сулы елганы хәтерләтә. Яшь җырчылар ул кичне бары тик тере тавышка Илһам Шакиров...

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республиканың Тукай бүләге иясе Илһам Шакировның туган көне уңаеннан концерт узды.

Сәхнә түрендәге экранда мул сулы елга агышы пәйда булды. Мәшһүр җырчының да иҗаты әнә шул мул сулы елганы хәтерләтә. Яшь җырчылар ул кичне бары тик тере тавышка Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкардылар. Рөстәм Насыйбуллин, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Ранис Габбасов, Азат Абитов, Марсель Вәгыйзов һәм башкаларның моңлы тавышлары тамашачы күңеленә бик тә хуш килде.
Концертны Илһам абый үзе дә карады. Аны дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов тәбрикләгәндә, Мөдәррис Әгъламның җырчыга багышланган шигырен укыды. Ул шушы көннәрдә генә Илһам абыйның яңа фатир алуын да җиткерде.
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева:
- Мин Илһам абый белән яшь җырчы буларак эшләдем. Бүгенгә кадәр Илһам абый кебек җырчының табылганы юк әле, табылмас та. Ул мине җырларга өйрәткән кеше, диде.
Филүс исә Илһам Шакировның туган көнен татар халкының сәнгать бәйрәме дип атады.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары.
Люция ГАЛИМҖАНОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев