Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Гыйльметдинов: Бар өметебез яшьләрдә

“Без булдырабыз!”, дип кенә йөреп булмый, ди депутат.

Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов Яшь татар лидеры мәктәбе делегатлары белән очрашты. Очрашу вакытында ул киләчәктә яшьләргә өметен белдерде.

Встреча депутата ГосДумы РФ Ильдара Гильмутдинова с делегатами школы лидера татарской молодежи

“Безнең бар өметебез яшьләрдә. “Без булдырабыз!”, дип кенә йөреп булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Эшләргә вакыт җиткәч, беркем дә калмый, ә сөйләнеп йөрергә барыбыз да булдырабыз. Безнең автономия дә төбәкләргә булышырга әзер, төрле грантлар тутырырга, конкурсларга катнашырга ярдәм итәбез”, - дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов яшьләргә “Идел” яшьләр үзәге, Россия һәм Татарстан оештыра торган чаралар белән таныштырып китте, Бөтендөнья татар яшьләре көннәре һәм Яшь татар лидеры мәктәбенең оешу тарихын сөйләп китте.

Илдар Гыйльметдинов “Идел” яшьләр үзәге оештыра торган чараларда еш катнаша. Ул инде Яшь татар лидеры мәктәбе делегатлары белән шәхсән таныш һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. 

Фото: Расих Фасхутдинов

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев