Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Гыйльметдинов: Республиканың дәүләт телләре мәҗбүри булырга тиеш

"Туган телләр буларак алар вариатив өлештә булырга тиеш, син аларны өстәмә рәвештә өйрәнәсең”, - дип исәпли Илдар Гыйльметдинов.

Республиканың дәүләт телләре мәктәптә өйрәнү өчен мәҗбүри булырга тиеш. Бу фикерен Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га интервьюда әйтте.

“Кызганыч, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы республика дәүләт телләре статусын ахыргача ачыкламады. Әлеге очракта татар теле Татарстанда рус теле белән беррәттән дәүләт теле булып тора. Ә укыту программасының эчтәлеген билгеләүче федераль мәгариф стандартлары статусы бүгенге көндә бөтенләй юк”, - дип сөйләде депутат.

Барлык тикшерүче органнар мәҗбүри өлештә стандарт буенча дәүләт телләре булырга тиешме-юкмы икәнлеген ачыклый, дип аңлатты Гыйльметдинов. “Мәсәлән, укыту программасында ике сәгать татар теле мәҗбүри булырга тиеш. Ә туган телләр буларак алар вариатив өлештә булырга тиеш, син аларны өстәмә рәвештә өйрәнәсең”, - дип исәпли Илдар Гыйльметдинов.

Шулай ук ул бүгенге көндә туган тел һәм әдәбиятын өйрәнү буенча дәреслекләр федераль реестрдагы 24 дәүләт теленең җидесе буенча гына булуын билгеләп үтте. “Хәтта бу җидесендә дә дәреслекләрнең тулы линиясе татарларда гына бар”, - дип җиткерде ул.

Интервьюның “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” телевизион версиясен тамашачылар Татарстан 24 телеканалында шимбә, 7 апрельдә, 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе, 8 апрельдә, 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев