Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

“Татар теле” предметы балалар өчен катлаулы булмыйча, бик мавыктыргыч булырга тиеш.

Бәлки дәрес баланы уен киңлегенә җәлеп итәр өчен, ниндидер уен формасында булырга тиештер. Шуңа күрә бүген Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы телгә нәкъ менә шундый карашта торучы яңа методикалар, дәреслек һәм пособиелар эшли. Мәсәлән, икенче сыйныф өчен грамматика өйрәнү катлаулы булырга мөмкин, кызганычка каршы, бу кайчакта балалар һәм ата-аналарның тел өйрәнүдән күңелен генә кайтара. Әгәр без шушындый карашны калдырсак, әлбәттә, кыенлыклар булачак. Ләкин без аны мавыктыргыч һәм өйрәнергә җиңел итсәк, бу дөрес булачак.

Интервью с депутатом Государственной думы РФ Ильдаром Гильмутдиновым

Моңа өстәп, милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк. Мәсәлән, аларга вузларга кергәндә өстәмә баллар бирергә. Безнең республикаларның дәүләт телләре булган милли телләрне өйрәнүгә кызыксындыру чарасы булдыру турында тагын да берничә тәкъдимебез бар. Алда эшлисе эш күп, ләкин, шуңа да карамастан, бездә бу закон нинди булырга тиешлеген аңлау бар. Аны июльдә кабул итеп, алга таба стандартлар буенча РФ Мәгариф министрлыгыннан, шул исәптән Татарстан Мәгариф министрлыгыннан коллегалар белән берлектә телне популярлаштыру һәм аны өйрәнү алымнарын үзгәртү юнәлешендә эш көтә. 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев