Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Хановның сакланып калган мирасы да юкка чыгарга мөмкин

Былтыр апрель аенда булган янгында Илдар Хановның 90 процент иҗади мирасын юкка чыккан.

Танылган рәссам һәм скульптор Илдар Хановның сакланып калган мирасы да юкка чыгарга мөмкин. Былтыр апрель аенда “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” (“Храм всех религий” - "Диннәр әхрамы", "Бөтен галәм гыйбәдәтханәсе" атамалары белән дә билгеле) комплексындагы янгында Илдар Хановның 90 процент иҗади мирасын юкка чыккан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә рәссам, Илдар Хановның бертуган энесе Илгиз Ханов хәбәр итте.

Аракчино бистәсендә урнашкан Илдар Хановның “Диннәр әхрамы” комплексы тулаем газдан өзелсә дә, биредә мәдәни чаралар оештыра башладылар.

Рәссамның янгыннан сакланып калган кайбер картиналарына да куркыныч яный. Илгиз Ханов абыйсының иҗатын саклау өчен зур көч куя. Бүлмәләрне тиешле температурада тоту өчен ай саен 175 мең сум акча түли.

“Узган шимбәдә, комплекста яшь талантлар концерт куйды, - ди Илгиз Ханов. - Абый һәрчак биредә талантлы яшьләр булуын теләде. Кызганыч, янгыннан соң без һәр залыбызда да чаралар оештыра алмыйбыз. Мәсәлән Курчак театры, Илдар абыйның эш бүлмәсе, буддизм заллары һ.б бөтенләй янды. Илдарның иҗаты, архивы, китапханәсе бөтенләй юкка чыкты дисәк, тә ялгыш булмас. Төзелеп килүче комплексның 70 процентына зыян килсә, рәссам-скульпторның 90 % мирасы юкка чыкты. Иң аянычлысы шул, бөек рәссамның әсәрләре, мирасы хөкүмәтне бөтенләй кызыксындырмый. Чит өлкәләрдән даими туристлар килә, ә үзебезнең Татарстан, Казаннан кызыксынучылар сирәк. Бинаны газдан өзделәр, сакланып калган картиналарга да куркыныч яный. Салкын дымлы һавада алары да бозылырга мөмкин бит”.

Илдар Ханов идеясе ике елдан тормышка ашарга мөмкин, әмма финанс ярдәме булса, ди Илгиз Ханов. “Хәзерге вакытта “Диннәр әхрамы” комплексы туристлар кабул итә. “Җәй айларында кайбер көннәрдә меңгә якын кеше килгәне бар. Кыш көне азрак билгеле. Татарстан, Казаннан кызыксынучылар булмаса да, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килүчеләр шаккатып китә. Мондый төзелешне башка бер җирдә дә күргән юк, диләр. Әлбәтта мондый масштаблы проектны башкарырга шәһәр, республика да ярдәм күрсәтсә, яхшы булыр иде”, ди Илгиз Ханов.

Илдар Ханов кечкенә вакытта нинди бала булган, ни өчен рәсми васыятьнамәсе булмаган болар хакында, аның идеяләрен тормышка ашыруны дәвам итүче Илгиз Ханов белән тулы әңгәмәне “intertat.tatar” электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак. 

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев