Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илфар Кәримов “Болгар радиосы”ндагы мөһим яңалыкны әйтә

2019 елдан “Болгар радиосы”нда яңа проект барлыкка киләчәк. Яңа елдан радио дулкыннарында аудиокитаплар яңгырый башлый. Бу хакта “Болгар радиосы” баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов сөйләде.

“Болгар радиосы” Татарстан китап нәшрияты белән һәрдаим хезмәттәшлек итә. Аудиокитапларны радио эфирында урнаштыру тыңлаучыларга кызык булыр дип уйладык, чөнки бүгенге көндә күпләрнең кулга китап алып укырга вакыты юк. Аудиокитапларны һәр шимбә көнне 16:00 сәгатьтә “Болгар радиосы” дулкынында тыңларга мөмкин”, – дип белдерде Илфар Кәримов.

Билгеле булганча, аудиокитап проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра. Татар халкының мәшһүр язучылары һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне Камал, Тинчурин театрлары артистлары, радио һәм телевидение дикторлары тавышландыра. Тatkniga.ru сайтына урнаштырылган әлеге әсәрләрне шушы сайтта тыңларга һәм күчереп алырга мөмкин. Бүгенге көндә биредә Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Хөсни, Х.Туфан, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, А.Гыйләҗев, М.Галәү, Ә.Еники, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Р.Вәлиев, М.Гафури һәм башка авторларның әсәрләре, Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте урын алган.
Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев