Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИлГәрәй кызы белән юл һәлакәтенә очраган [+фото]

6 май көнне кичке алтыларда Казанның Җиңү проспекты тирәсендә җырчы ИлГәрәй машинасы белән һәлакәткә юлыга. Олы кызы Әдилә белән балалар өчен күңел ачу чаралары уза торган сәүдә үзәкләренең берсенә юл тоткан була. Әдилә алгы урында махсус балалар өчен эшләнгән креслосында утырып бара. Кирәк бит, нәкъ кызы утырган яктан, ягъни машинаның...

6 май көнне кичке алтыларда Казанның Җиңү проспекты тирәсендә җырчы ИлГәрәй машинасы белән һәлакәткә юлыга. Олы кызы Әдилә белән балалар өчен күңел ачу чаралары уза торган сәүдә үзәкләренең берсенә юл тоткан була.
Әдилә алгы урында махсус балалар өчен эшләнгән креслосында утырып бара. Кирәк бит, нәкъ кызы утырган яктан, ягъни машинаның уң ягыннан "Mitsubishi Outlander" машинасында утырып барган ирле-хатынлы килеп бәрелә.

- Олы юлдан барганда уң ягымнан килеп керделәр. Көчле бер бәрелү булды. Башта аңламыйча калдым. Күбрәк мин бала өчен борчылдым. Әдиләгә карап куйдым. Баланың куркудан күзләре зурайган иде. "Әти, нәрсә булды?" - дип әйтергә тотынды. Мин аңа: "Борчылма, кызым, барысы да яхшы", - дип тынычландыра башладым. Чыгып кына карыйм әле дигәч, кызым Әдилә мине җибәрмәде. Кулымнан ук кысып тотты. 4 яшь кенә әле аңа. Баланың психологиясенә зыян килде, әлбәттә. Әллә ничек куркып калды. Тимерне ясап була ул, ә менә балага килгән зыянны кайтарып булмый. Хәзер рәтләнеп килә инде. Аллага шөкер, курку хисләре бетте кебек. Иң мөһиме исән-сау, артык бәла-каза килмәде, - диде ИлГәрәй Intertat.ru хәбәрчесенә.




Җырчы әлеге машина алдан күргән булган. Авариядән соң "Минем күземә кояш яктыртты. Мин сезне күрмәдем", - дип җавап кайтара йөртүче. Шуннан соң "Әйдә, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйк инде. Икебезгә дә бер үк төрле гаепне язачаклар. Таралышыйк. Вакыт та кысан", - дип фикерен куәтли. Уйлый торгач, җырчы Эчке эшләр идәрәсендә эшләүче дуслары белән киңәшләшеп, ГИБДД хезмәткәрләрен чакырырга дигән карарга килә. Бәхеткә, ИлГәрәйнең машинасында видеорегистраторы була. Ул аны күрсәтеп, гаебе булмавын раслый.

Бәрелү белән тормыш иптәшем Айгөлгә шалтыратып, Әдиләне өйгә алып китүен әйттем. Калганын барысын да хәл итеп бетердем. Миңа машинасы белән килеп кергән ир-атның тормыш иптәше дә: "Кояш яктыртты. Ул сезнең килгәнне күрмәде. Әйдәгез, кайтыйк инде. ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырып тормыйк", - дип торды. 40ка якынлашып килүче ир-ат миңа озак кына карап торды да: "Сезнең йөзегез таныш. Туйларда алып баручы мәллә сез? Без сезнең белән туганнарыбызның туенда бергә булдык инде алайса", - диде. "Әмма бу бернәрсә турында да сөйләми", - дидем җайлап кына. Аның баштан ук теләге - сөйләшеп таралашып китү иде. Шулай да сүземдә тордым. Дөреслек булуын теләдем. ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп, безнең юл-транспорт һәлакет теркәп киттеләр. Протоколны әлеге иргә төзеделәр. Хәзер безне 13 майга Казанның Идел буе районындагы ЮХИДИ идәрәсенә чакырып калдылар. Ә юл һәлакәтенә булган урыннан без кичке сәгать 22:00да гына кузгалган идек, - дип сөйләде ИлГәрәй.

Бәрдерткән машина йөртүченең бер көпчәгендәге "ободогына" гына зыян килә. Ә җырчының тулаем алгы ишеге күпмедер дәрәҗәдә эчкә бата. Хәтта икенче ишегендә дә сыдырылган эзләр кала. Әлеге ирнең тәгәрмәче аның уң яктагы ишекләрен кырып барган икән. Әйтергә кирәк, җырчы беренче тапкыр гына юл һәлакәтенә очрамый. Һәр очракта да аның машинасына килеп кергән машина йөртүчеләр гаепле булып кала. Бәрдерткән кешеләрен дә ул исендә калдырган. Берсе аның әфьюнчы, калганнары зур күзлекле абзыйлар. Менә чираттагы "Mitsubishi Outlander" хуҗасы да күзлекле булып чыккан. ИлГәрәйнең үзенә дә кызык булып тоелган бу. Бәла аяк астында, ди ул. Аннары юлда йөргән вакытта штрафлары турында да сүз кузгатты. Бүгенге көндә штрафы юклыгы ачыкланды. Бер 6 ай элек кенә бер штраф түләгән. Ул да булса, 500 сумлык. Ринат Рахматуллинның ай саен нинди суммада штраф түләгәнен искә алсак, бу бермә-бер "юк диярлек".

ИлГәрәйгә бәрелүдән зыян килгән машинаның уң ягындагы алгы ишеген тулаем алыштырырга һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән машинаны иминиятләштергән оешмаларның ахыргы нәтиҗәсен чыгаруын көтәргә шактый туры киләчәк.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев