Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильмира Нәгыймова: «Рестораннарга, төнге клубларга акча кызганам»

Ил буенча үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, быелның соңгы алты аенда россиялеләрнең 51 проценты, күңел ачу чараларыннан баш тарту хисабына, акчаларын экономияли башлаганнар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, опера-балет театрларына, спектакльләргә, төнге клубларга, матурлык салоннарына баручылар саны кимегән. Кечкенә шәһәрләрдә, авылларда яшәүче 45 яшькә кадәр кешеләр арасында акчаны янга калдыручылар аеруча күбәйгән икән....

Ил буенча үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, быелның соңгы алты аенда россиялеләрнең 51 проценты, күңел ачу чараларыннан баш тарту хисабына, акчаларын экономияли башлаганнар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, опера-балет театрларына, спектакльләргә, төнге клубларга, матурлык салоннарына баручылар саны кимегән. Кечкенә шәһәрләрдә, авылларда яшәүче 45 яшькә кадәр кешеләр арасында акчаны янга калдыручылар аеруча күбәйгән икән. Күбесе күңел ачу, ял итү өчен кинога бара, тиз генә ашап чыгу урыннарына кереп тамак ялгый, һәр бишенче кеше фастфуд белән туклана. Ә сез күңел ачу чараларына акча сарыф итәргә кызганмыйсызмы? Ничек ял итәсез?

Ильмира Нәгыймова, җырчы, Казан:
- Ул рестораннар безнең өчен тансык нәрсә түгел инде. Банкетларда еш кунак булырга туры килә. Гомумән, рестораннарга, төнге клубларга акча кызганам. Туганнар белән авылда - Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылында җыелып шашлык пешерү, ял итү - иң күңеллесе. Бернинди ресторан да кирәкми. Бер тапкыр да театрга барганым юк. Киноны да соңгы елларда интернет аша өйдә генә карыйбыз. Ә менә матурлык салоннарына, спа-үзәкләргә йөрер идем. Тик акчадан бигрәк, ике бала тапканнан соң, вакыт җитми.

Ясминә Гыйниятуллина, пенсионер, Яшел Үзән авылы:
- Авылдагы иртәнге саф һава, җәй көне җиләк җыярга урманга барулар, алма, гөмбә исе, бакча тулы чәчәкләр, мунча - үзе ял. Тик, гадәттә, шәһәр кешесе генә авылның рәхәтен тоя. Авыл кешесенең вакыты чикләнгән. Каядыр диңгезгә барып ял итү турында уйлаган да юк. Безнең өчен чит ил - Болгар. Менә анда барырга хыялланам. Район үзәгенә концертка барып кайта алсак, сөенәбез. Авыл клубындагы концертларны калдырган юк анысы. Шәһәргә күңел ачу өчен түгел, күбрәге базарга кием-салым алу, документ эшләре буенча барырга туры килә. Акчаны күңел ачу чараларына тотмыйча да җитми әле ул. Диңгезсез, матурлык салоннарыннан башка, ресторансыз да бик бәхетле яшибез. Бу - җилгә очкан акчалар дияр идем мин. Авыл фитнесы - иң яхшысы.

Аида Хөснуллина, укытучы, Апас районы:
- Без ел саен җәй көне бер атна онытылып ял итәбез. Мал-туар үстерәбез, сөт тапшырабыз, кыш буена җыелган акчага ел саен кая булса да ял итәргә барабыз. Быел Сочида булып кайттык. Бер уйласаң, күңел ачу өчен тотылган акча жәл инде. Икенче яктан, гел эшләргә генә димәгән бит. Азрак күңел ачарга, ял итәргә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып та торырга кирәк. читкә чыгу балалар өчен дә файдалы. Алар яңа шәһәрләр күреп кайта. Шуңа да ял итүгә тотылган акчага күз йомабыз инде. Ә матурлык салоннарына йөргән юк. Кафега да сирәк керәбез. Өйдә пешергән тәмлерәк бит.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев