Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнур Фәйзрахманов радиодан ник киткәнен сөйләде

Илнур Фәйзрахмановның "Болгар радиосы" директоры вазыйфасыннан китүе көтелмәгән хәл булды. Үзе китәме, әллә "китәләрме"? Кайда китә? Бүген күпләрне шул сорау борчый. Илнур "Матбугат.ру" хәбәрчесенә барысын да үзе аңлатты. "Китү турындагы гаризага өченче тапкырдан соң кул куелды, - диде Илнур әфәнде, - Бүген радио яхшы хәлдә. Рейтингларны республика буенча карасак, без...

Илнур Фәйзрахмановның "Болгар радиосы" директоры вазыйфасыннан китүе көтелмәгән хәл булды. Үзе китәме, әллә "китәләрме"? Кайда китә? Бүген күпләрне шул сорау борчый. Илнур "Матбугат.ру" хәбәрчесенә барысын да үзе аңлатты.

"Китү турындагы гаризага өченче тапкырдан соң кул куелды, - диде Илнур әфәнде, - Бүген радио яхшы хәлдә. Рейтингларны республика буенча карасак, без беренче, Казан буенча да соңгы урыннан кузгала алдык".

Илнур Фәйзрахманов радиода 15 ел эшләгән. Бераз башка юнәлешләрдә дә үзеңне сынап карау кирәк, ди.

"Соңгы дүрт елда, ТНВ җитәкчелеге радиога йөз белән борылды. Промо өлкәсендә күп эшләнде. Радионың мөһим тармак икәнен аңлау бар иде. "Эшли алмый китте" , дип беркем дә әйтә алмый. Бөтен эш күз алдында булды. Киләчәктә радионың үсештә булуын гына телим. Чөнки ул иртәдән кичкә кадәр, төннәрен дә керткән хезмәт җимеше. Һәр тапшыру диярлек, ул мин уйлап тапкан идея, контент. Хәзергә мин чираттагы ялда. Нинди эшкә китүем якындагы атна ун көндә ачыкланып бетәргә тиеш".

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев