Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Әминов: Бер генә татар калса да, ТНВ телеканалы эшләячәк

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең киләчәге өметле, - ди җитәкче.

Бер генә татар калса да, ТНВ телеканалы эшләячәк. Телерадиокомпаниянең киләчәге өметле. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов әйтте.

"ТНВ төп татар телеканалы буларак танылу алган, аны дөньяның төрле почмакларында карыйлар. Татар халкын һәм татар дөньясын берләштерүче канал. Бер генә татар калса да, ТНВ шул татар кешесе өчен эшләячәк", - ди Илшат Әминов.

Җитәкче телерадиокомпаниянең киләчәге өметле дип саный. "Татар телендә эшләүче никадәр күбрәк канал булса, безгә шуның кадәр яхшырак. Көндәшлек кирәк", - диде ул.

Үзенең чыгышында Илшат Әминов "Мәйдан" музыкаль каналы хакында да әйтте. " Хәзерге вакытта әлеге каналда яңа проектлар әзерләнә. Үзгәрешләрне телевизор экраннарында көз аенда күрергә мөмкин булачак. Бу каналның үз тамашачысы бар, аны шактый кеше карый. Күзәтүләр ясап барабыз, рейтингы начар түгел", - диде ул.

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев