Саба таңнары

Илшат Әминов: Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп эштән китә

«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк», — диде.

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов журналистларның хезмәт хакы түбән булу проблемасын күтәрде. «Талантлы журналистлар ел саен бик күпләп китә», — диде ул.

«Хезмәт күрсәтү өлкәсенә — пиар-менеджер, спичрайтерлар һәм башкалар булып китәләр, анда уртача хезмәт хакы массакүләм мәгълүмат чараларына караганда ике тапкыр күбрәк. Анда уртача 80-100 мең сум түлиләр», — диде Илшат Әминов.

Ул ММЧ хезмәткәрләре хәзер уртача, ә районнарда түбән акча түләнә торган категориягә керүен билгеләп узды. «Журналистлар берлеге һәм „Татмедиа“ журналист һөнәре абруен күтәрер өчен бөтен көчен куячак. Без инде гонорарлар турында күптән әйтәбез», — диде Әминов.

Реклама

Журналистлар берлеге рәисе милли кадрлар әзерләү өстенлекле мәсьәлә булуын ассызыклады. «Казан федераль университеты белән эшне дәвам итү кирәк, грантлар системасы безнең бердәнбер коткару чарасы», — дип белдерде.

Илшат Әминов, шулай ук, бүген аудитория визуальләштерелгән контентны яхшырак кабул итүен билгеләп узды.  

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: